Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1 |
Телефон: | +7(843)-963-72-76 |
E-Mail: | tuimetkino@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ |
Руководитель: | Шарифуллина Разиля Валиахметовна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 22 ученика |
У нас учат: | 12 учителей |
Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап.
Опубликовано: 31.01.201527 нче гыйнвар - Ленинград блокадасы өзелгән көн буларак тарихка кереп калды. Төп-төгәл - 871 көн дәвам иткән әлеге мәхшәрнең кайтавазы бүген дә үзен сиздереп тора. Ленинград блокадасы 2 миллионнан артык кешенең гомерен кисә. Бүгенге көндә Казаныбызда 230 дан артык Ленинград блокадасы ветераны гомер кичерә.
Шуларның берсе Александр Федорович Стручков. Аның яшь буынга теләге мондый: "Бу тормышта күпне күргән кеше буларак шуны әйтәсем килә: хәзерге тормышыбыз җәннәткә тиң. Хәзер бит бөтен нәрсә дә бар. Урамга чыксак - аяз күк йөзе, иң мөһиме - тынычлык. Сез, яшьләр, без күргән михнәтләрне күрмәвегез белән бәхетле. Хәзерге тормышны сусыз, җылысыз, яктылыксыз, ризыксыз күз алдына да китерә алмый торгансыздыр..." Менә шушындый тетрәндергеч вакыйгаларны 6 нчы сыйныф укучылары үзләренең сыйныф сәгатендә бер-берләренә сөйләделәр. Презентация дә күрсәттеләр. Укучылар! Әгәр сез тыныч өйдә яшисез, иркен мәктәпләрдә укыйсыз, айлы кичтә үзегезнең дусларыгыз белән серләшеп утырасыз икән, белегез - бу җирдә сезнең матур яшәвегез өчен меңләгән солдатларның каны түгелгән. Бу тормышның кадерен белегез, кадерле балалар!
К списку новостей