Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1 |
Телефон: | +7(843)-963-72-76 |
E-Mail: | tuimetkino@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ |
Руководитель: | Шарифуллина Разиля Валиахметовна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 22 ученика |
У нас учат: | 12 учителей |
Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"
Яңа елны каршы алу кичәләре үтте.
Опубликовано: 29.12.2014Туймәт төп белем мәктәбендә иртәдән кичкә кадәр бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде, чөнки барлык балалар да Кыш бабай, Кар кызы белән бергә Яңа елны каршы алу кичәләренә җыелдылар. Көндез башлангыч сыйныфлар, ә кичен 6 - 9 нчы сыйныф укучылары күңелле итеп Чыршы тирәсендә бәйрәм иттеләр.
7 - 9 нчы сыйныф укучылары, Сәгыйрова Ландыш Мөҗип кызы һәм Сафина Кадрия Ильяс кызлары тарафыннан оештырылган бәйрәм сценарие барлык балаларның, әти-әниләрнең, килгән кунакларның күңеленә хуш килде. Заманча җыр-биюләр, мәзәкләр, әкият геройларының маҗаралары белән үрелеп баручы бәйрәм кичәсендә тамашачыларның йөзеннән елмаю төшмәде. Берсеннән-берсе оста яшь артистларыбыз үз сәләтләрен күрсәттеләр: җырладылар, биеделәр, тамаша куйдылар. Яңа ел белән котлап изге теләкләр теләделәр.
Кыш бабай да бәйрәмгә буш кул белән килмәгән, бүләкләрнең саны бихисап иде. Икенче чирекне гел "5" ле билгеләренә генә тәмамлаган 4 "алтын йолдызчыкка", "4"ле һәм "5" ле билгеләренә укыган 21 уку алдынгысына мәктәп директоры Шәрифуллина Рәзилә Вәлиәхмәт кызы Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Шулай ук барлык балалар да мәктәп администрациясе исеменнән татлы бүләкләргә ия булдылар.
Бәйрәмнәр искиткеч күңелле, җанлы булып үттеләр. Якынлашып килүче Яңа 2015 нче ел белән кадерле дуслар! Киләсе еллар безгә бары тик тынычлык, сәламәтлек һәм бәхет кенә алып килсен иде.
К списку новостей