• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1
Телефон: +7(843)-963-72-76
E-Mail: tuimetkino@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ
Руководитель: Шарифуллина Разиля Валиахметовна
Год основания учреждения: 1984
У нас учатся: 22 ученика
У нас учат: 12 учителей

Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"

Бала тәрбияләүдә ата-аналарның җаваплылыгы.

Опубликовано: 06.12.2014

Балалар гаиләнең төзелеше. Тормыш катлаулы. Бала анда яхшыны да, начарны да, вөҗданлык һәм тәрбиясезлекне дә күрә. Үзара хөрмәт һәм ышаныч хөкем сөргән, хезмәт яраткан гаиләләрдә яхшы яки начар эшләре өчен үзе җавап бирергә тиешлегенә инанган кеше үсә. Бала кечкенә чактан ук, ярамаган эшләр өчен җавап биреләчәген белергә тиеш. Законны хөрмәт итү дә гаиләдә тәрбияләнергә тиеш. Биредә әти белән әни - бала өчен беренче укытучы. Бала вакытының күп өлешен ата-аналары янында уздырган бер чорда аларга урамда кичен тәртипле булырга, табигатьне ничек сакларга, авыруларга, картларга ничек ярдәм итәргә, укытучыларны,  дусларыңны, классташларыңны хөрмәт итәргә, дус булырга кирәклеге турында өйрәтергә зур мөмкинлекләр бар. Яшүсмернең яшәвен күзәтмәү, аңа кылган гамәлләре өчен кемдер каршында җавап бирү кирәклеге турында җавапчылык тудырмый. Иң куркынычы - өйдә миһербансыз кеше үсә, аның өчен тормышта изге бернәрсә дә булмаячак. 6 нчы сыйныф укучыларының җитәкчесе Кадрия Ильяс кызы һәр гаиләдә булып укучысының әти-әнисе белән җылы әңгәмә корды. Укучысының уңышлары һәм шулай ук уңышсызлыклары турында уртага салып сөйләште. Шуны онытмасак иде: бары бердәм, мәгърифәтле һәм мәдәниятле ата-ана - укучы - укытучы эзлеклелеге сакланганда гына, без уңай нәтиҗәләргә ирешә алачакбыз.



К списку новостей