Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1 |
Телефон: | +7(843)-963-72-76 |
E-Mail: | tuimetkino@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ |
Руководитель: | Шарифуллина Разиля Валиахметовна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 22 ученика |
У нас учат: | 12 учителей |
Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"
Каникулларда да эш гөрләде.
Опубликовано: 10.11.2014Көзге каникуллар вакытында да Туймәт төп белем мәктәбенең ишеге ябылып тормады. Бәйрәм көннәреннән кала башка вакытта мәктәптә төрле яклап эш кайнады. Балалар үз кызыксынулары буенча түгәрәкләргә килделәр, укытучылар чираттагы педагогик киңәшмә уздырдылар. Шулай ук сыйныфларда беренче чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышлары үтте. Әйтергә кирәк, әти-әниләр бу җыелышларда 100% күләмендә катнашып үзләренең актив позициядә булуларын, мәктәп белән тыгыз элемтәдә торуларын күрсәттеләр.
Якынлашып килүче кыш та укытучыларның эшчәнлек төренә йогынты ясады - барлык кабинетларда да тәрәзәләр җылытылды, җылылык энергиясен булдыралган кадәр саклап калу максатыннан күләмле эшләр башкарылды. Бүгенге көннән икенче чирек башланып, барлык укучыларыбыз да исән-имин мәктәпкә килделәр, җиң сызганып белем алуга керештеләр.
К списку новостей