Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1 |
Телефон: | +7(843)-963-72-76 |
E-Mail: | tuimetkino@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ |
Руководитель: | Шарифуллина Разиля Валиахметовна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 22 ученика |
У нас учат: | 12 учителей |
Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап. "Ун сталинчыл һөҗүм".
Опубликовано: 08.11.2014Быел Бөек Ватан сугышы чорында "Ун сталинчыл һөҗүм" дип исемләнгән бәрелешләргә 70 ел тула. Шул уңайдан Туймәт төп белем мәктәбендә көзге каникуллар вакытында махсус чара үткәрелде. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Сәүбанова Зилә Мингата кызы балаларга бай эчтәлекле, фактик мәгълүматлар белән тулыландырылган чыгыш һәм тематик стенд әзерләгән. "Ун сталинчыл һөҗүм" бәрелешләре илебезнең сугыш чоры тарихында аерым һәм бик мөһим урын алып торалар. Нәкъ менә шушы чорда Кызыл Армия зур җиңүләр яулый, Советлар Союзы территориясе тулысынча диярлек фашистлар аккупациясеннән азат ителә, дистәләрчә немец гаскәрләре юк ителә, ә совет гаскәрләре Европа илләрендә һөҗүмгә күчәләр. Чара Бөек Җиңүнең якынлашып килүче 70 еллыгы уңаеннан, балаларда Ватаныбызга мәхәббәт, патриотик тәрбия бирү максатыннан оештырылды.
К списку новостей