Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1 |
Телефон: | +7(843)-963-72-76 |
E-Mail: | tuimetkino@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ |
Руководитель: | Шарифуллина Разиля Валиахметовна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 22 ученика |
У нас учат: | 12 учителей |
Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"
Тантаналы линейкага рәхим итегез!
Опубликовано: 31.05.2014
Быелгысы уку елында Туймәт төп гомум белем мәктәбендә Соңгы кыңгырау 12 егет һәм кыз өчен яңгырады. Алдагы уку елында мәктәбебезнең беренче сыйныф бүлмәсен 1 малай һәм 3 кыз ачып керәчәк. "Килсеннәр генә, мәктәптә урын җитә," - дип елмая мәктәбебез директоры Рәзилә Вәлиәхмәт кызы. Ә бүген 31 нче май көнне булачак укучыларыбыз һәм аларның әти-әниләре катнашында тантаналы линейка узды. 2013 - 2014 нче уку елын йомгаклау, шулай ук киләчәк 1 нче сыйныф укучыларының түәге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керү көне зур тантана буларак һәр укучы һәм укытучылар күңелендә истә калачак. Тантанага район үзәгеннән вәкил - Гайнуллин Фәнис Рәфыйк улы да килде. Ул нәниләрне укучы булулары белән, ә калган барлык укучы һәм укытучы иптәшләрне уку елын уңышлы тәмамлаулары белән кайнар котлады.
Мәктәбебез директоры Рәзилә Вәлиәхмәт кызы һәр укучыга һәм укытучыларга аерым тукталып аларның ел дәвамында ирешкән уңышлары, район, республика, бөтенрәсәй күләмендә оештырылган конкурсларда катнашулары, ә кайберәүләренең призлы урыннар алулары өчен төрле эчтәлектәге "Мактау грамоталары", Сертификатлар белән бүләкләде һәм рәхмәтен белдерде. Әйе, уку елы уңышлы тәмамланды. 46 укучы аттестацияләнде, шуларның 25 се уку алдынгысы. Укучыларга исәнлек-саулык телибез. Агымдагы уку елын шатлык белән, исәнлек белән каршы алырга насыйп булсын!
Хәерле җәйге яллар сезгә, кадерле укучылар!
К списку новостей