Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1 |
Телефон: | +7(843)-963-72-76 |
E-Mail: | tuimetkino@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ |
Руководитель: | Шарифуллина Разиля Валиахметовна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 22 ученика |
У нас учат: | 12 учителей |
Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"
Авылыбыз батырларын онытырга ярамый.
Опубликовано: 12.05.20149 май көнне район үзәгендә үткән зур күләмле Җиңү парадында Туймәт төп белем мәктәбеннән дә укытучылар һәм укучылар делегациясе булды. Парадка килүче кунаклар үзләренең туганнары, авылдашлары арасыннан Бөек Ватан сугышы кырларында батырларча ил азатлыгы өчен көрәшеп һәлак булганнарның портретларын алып килгәннәр иде. Безнең авылдан да андый каһарманнар бихисап. Менә шуларның берничәсе турында кыскача мәгълүмат.
Шәрифуллин Хафиз Харис улы, өлкән сержант, 1945 нче елның 12 нче апрелендә Австриянең башкаласы Вена шәһәрен фашистлардан азат иткәндә, фашист пулясыннан яраланган иптәшен коткарырга теләгән вакытта, батырларча һәлак була. Авылдашыбыз, 20 яшьлек егет, Вена шәһәренең туганнар каберлегендә җирләнгән.
Галимов Закир Сабир улы 1941 нче елда сугышка китә. Смоленск һәм Калуга шәһәрләре өчен барган сугышларда нык яралана һәм озак вакытлар дәваланганнан соң 1943 нче елда демобилизацияләнеп, авылга кайта.
К списку новостей