• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1
Телефон: +7(843)-963-72-76
E-Mail: tuimetkino@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ
Руководитель: Шарифуллина Разиля Валиахметовна
Год основания учреждения: 1984
У нас учатся: 22 ученика
У нас учат: 12 учителей

Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"

Тыл ветераннары каршында баш иябез.

Опубликовано: 10.05.2014

Әлеге рәсемдә бүгенгесе көндә Туймәт авылының аксакаллары булып, мәчеткә йөрүче картлар. Ә сугыш чорында алар әби-бабайлар, хатын-кызлар белән беррәттән җир сөргән, чәчү чәчкән, иген иккән, торф чыгарган, урман кискән, йөк ташыган һәм башка бик күп төрле авыр хезмәтләр башкарган яшүсмерләр.  Ни генә күрми тылда калган кешеләр: олаулары-олаулары белән икмәк озаттып үзләре алабутадан ипи пешергәннәр, бәрәңге кәлҗемәсе ашаганнар. Ашарга җитмәү сәбәпле ачлыктан шешенеп интегәләр, үлүчеләре дә була. Ә халык барыбер тырыша. Атлар беткәч, үгезләр җигеп җир тырмалыйлар, бәләкәй арбага үзләре җигелеп, симәнә ташыйлар, фронт­ка өлешебез керсен дип, танк алырга дип акчалата өлеш кертәләр. Районыбыз хезмәт ияләре бу елларда тынычлык фондына күп күләмдә акча җыеп тапшыралар. Авылыбызның тыл ветераннары хәзергесе вакытта да тик ятмыйлар, яшь буынны эшкә өйрәтәләр, төпле киңәшләрен бирәләр, кулларыннан килгән кадәр ярдәм итәләр, өмәләрдә катнашалар. Кызганыч, аларның да рәтләре көннән-көн сирәгәя бара. Вакыт, ачлы-туклы үткән яшьлек, авыр тормыш юлы үзенекен итә - сәламәтлекләре какшый, гомерләре чикләнә. Без, яшь буын кешеләре сугыш каһарманнары белән беррәттән, тыл ветераннары каршында да баш иябез, аларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Дошманны юк итүдә, Җиңү көнен якынайтуда аларның да хезмәте, өлеше ичкиткеч зур. Мең рәхмәт сезгә, хөрмәтле ветераннар!



К списку новостей