• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1
Телефон: +7(843)-963-72-76
E-Mail: tuimetkino@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ
Руководитель: Шарифуллина Разиля Валиахметовна
Год основания учреждения: 1984
У нас учатся: 22 ученика
У нас учат: 12 учителей

Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"

Чирмешәндә шигырь бәйрәме үтте.

Опубликовано: 29.04.2014

Бөтендөнья татар жәмәгатьчелеге белән беррәттән, безнең район да бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 128 ел тулуны зурлап билгеләп үтте. 26 апрельдә район мәдәният йортында узган Шигырь бәйрәмендә әдипнең дистәләгән әсәре яңгырады, балалар өчен иҗат иткән шигъри әкиятләре сәхнәләштерелде.

Ни гаҗәп, Тукай шигырьләре өлкәннәр сөйләгәндә дә, балалар укыганда да җырга салынгандай, көйле килеп чыга. Бөек шагыйрьнең әсәрләре шуңа да ансат ятлана, һәм кат-кат тыңласаң да туйдырмый, аһәңле яңгырыйдыр, мөгаен. 

Район үзәге мәктәпләре, Туймәт һәм Бәркәтә мәктәпләре укучылары белән берлектә, район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган концертта Тукайның дистәләгән шигыре сәхнәләштереп күрсәтелде, бөек әдип сүзләренә иҗат ителгән җырлар да башкарылды. Балаларның иң яраткан геройлары – Шүрәле дә бәйрәмдә үзен бик тәртипле тотты, берәүне дә кытыкламады, киресенчә, уеннар оештырып, сабыйларның күңелен күтәрде. 

Бәйрәмнең музыкаль бизәлешен балалар сәнгать  мәктәбе укучылары баетты. “Фантазия“ халык уен кораллары ансамбле һәм курайчылар ансамбле татар халык көйләрен бик оста башкардылар. Залда курай моңы яңгырау бигрәк тә үзенчәлекле – ул тамашачыларны Тукай яшәгән чорга сәяхәткә алып кайткандай булды. 




К списку новостей