• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1
Телефон: +7(843)-963-72-76
E-Mail: tuimetkino@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ
Руководитель: Шарифуллина Разиля Валиахметовна
Год основания учреждения: 1984
У нас учатся: 22 ученика
У нас учат: 12 учителей

Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"

Лениногорск - Туймәт. (Рәмзия Гайсә кызы Габделхакова (Юнысова) белән очрашу.)

Опубликовано: 21.04.2014

"Күр: ничек,  иртә кояш чыкса, җиһанда нур тула, - 

Һәр күңелләр нурланадыр, чыкса Гыйззәтуллина", - дип яза бөек Тукай "Ике кояш" шигырендә. 

Бүгенгесе көндә Лениногорск шәһәрендә яшәп иҗат итүче язучы Рәмзия Габделхакованы белмәүчеләр сирәктер. Киң кырлы иҗаты аша аның хакында белсәк тә, якыннан танышу, очрашу, күрешү, иҗатына булган кызыксынуны тагын да арттыру, этәргеч бирү һәм рухи дөньябызны баету, камилләштерү максатыннан мәктәбебездә язучы белән якташлар очрашуы булып узды. Күзгә-күз карап исәнләшү, тере әңгәмә күпләр өчен беренче тапкыр булды. Сүземне  “Ике  кояш” шигыре белән башлаган идем. Мәктәп катына Рәмзия апа аяк басу белән, бина эченә нур тулып, күңелләр дә нурланып китте.  Әйтерсең лә Кояш аны үзе җитәкли. Нурлы, ачык йөзле, йомшак кына, шаяртып та сөйләшә торган Рәмзия апа белән аралаша башлагач, җанга ничектер җылы булып китте, күңелләр күтәрелде. Ниндидер тылсымлы көчкә ия булгандай, ул безне бик тиз үзенә җәлеп итте. Кешелекле, аралашучан Рәмзия ападан күбрәк сөйләтеп калырга, үзебезне кызыксындырган сорауларга җаваплар алырга, аңа  да изге теләкләребезне әйтергә тырыштык, “ашыктык”. Укытучыларның да, укучыларның да бер генә соравын да җавапсыз калдырмады.  Әдәбиятка тартылуында әбисенең, әти-әнисенең күңел байлыгы, гаиләдәге тәрбия, мохитның йогынтысы барлыгын азсызыклап үтсә, өйдә иң зур байлык китап булуына кат-кат әйләнеп кайтып сөйләде кунагыбыз. Безнең  мәктәп укучыларының үзенең иҗаты белән кызыксынуларына, шигырьләрен, хикәяләрен укуларына сөенә-сөенә рәхмәт әйтте, киләчәктә дә әдәби китапларны күбрәк укырга, китап белән дус булырга өндәде. Чынбарлык үзәккә үтәрлек итеп язылган әсәрләренең булган вакыйгаларга, күбесенең тормышта прототиплары булуын язучының  үзеннән ишеткәч, язганнары тагы да гыйбрәтлерәк тоелды, әсәрләрен укуга теләкне арттырды. Рәмзия апаның авыл кешеләренә, гомумән, авылга аерым бер хөрмәт белән каравы һәркайсыбызда горурлык хисләре уятты. Шуңадырмы, укучыларыбызның чыгышларын (шигырь һәм җырларын) яшь аралаш дулкынлану белән тыңлады Рәмзия ханым. Укучылар күңеленә әсәрләре белән үтеп кергән, гаделсезлекнең, мохтаҗлыкның, югалтуларның ни икәнен, эшсез, йортсыз калуның, суд юлында йөрүнең ни икәнен  белгән, шатлыгыннан бигрәк, борчу-кайгылары күбрәк булган, ләкин тормышка гашыйк, пәйгамбәр зат, гади, шул ук вакытта буй җитмәслек бөек, гүзәл  Рәмзия апа күңелләребезгә яхшылык, мәрхәмәтлелек орлыклары чәчеп китте. Аның белән бергә очрашуга килгән кыз туганы Рәсимә апа, авылдашлары, ветеран укытучыларыбыз Сабирова Зәйнәп апа, Галимова Зөһрә апа, Хәйруллина Рәсимә апалар кичәне тагы да тулыландырдылар.

 

Рәмзия апа буш кул белән килмәгән. Үзе белән алып килгән, бөтен кирәген күрсәтеп, тигез агым белән алга омтылучы, сабыр холыклы, киң күкрәкле елгага тиң “Тау артында кояш бар” романы һәм әдәби-нәфис, иҗтимагый журнал “Мәйдан”, 9/2013, аның белән очрашудан соң туган илһамның  дәвамы  булып, якты очрашу истәлеге булдылар. Әлеге очрашу рухи дөньябызга бай азык бирде, тормышның кадерен белеп яшәргә кирәклеген төшендерде. Безнең белән очрашуга шатланып һәм теләп килүе өчен Рәмзия апа Габделхаковага рәхмәтебезнең иң олысы, теләкләребезнең иң-иң изгесе. Исәнлек белән, бәхет һәм шатлыкта, күңел тынычлыгы белән озын-озак еллар яшәргә һәм иҗат итәргә насыйп булсын. Рәмзия апаның иң асыл әсәрләре әле язылмагандыр дип ышанып калабыз.



К списку новостей