Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1 |
Телефон: | +7(843)-963-72-76 |
E-Mail: | tuimetkino@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ |
Руководитель: | Шарифуллина Разиля Валиахметовна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 22 ученика |
У нас учат: | 12 учителей |
Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"
Психолог киңәшләре бик урынлы булды.
Опубликовано: 19.04.201417 нче апрель көнне Туймәт төп белем мәктәбенә психолог килде. Гөлназ Вәлиҗан кызы Вафина 1 нче сыйныфның укучылары һәм әти-әниләре белән очрашып сөйләште. Мәктәпкә ияләшү, адаптация чорын балаларга ничек җиңелрәк кичерергә? ФГОС таләпләренә туры килерлек итеп ничек дәрес хәзерләүдә булышырга? Ата-аналарга биргән киңәшләрдә әнә шул сорауларга җаваплар бар иде. Икенче этапта психолог 9 нчы сыйныф укучылары белән эшләде. Дәүләт имтиханнарын ышанычлы биреп чыгу өчен, үзрегуляция алымнары нинди, чын белемнәреңне күрсәтү өчен нинди шартларга безалдан әзер булырга тиеш, алга таба нинди юлны сайлау отышлы булыр - укучылар әнә шундый сорауларга чишелеш эзләделәр, профориентация буенча тест үттеләр, сайлаячак юлларының нинди булырга мөмкинлекләрен карадылар. Аннан соң психолог белән 9 нчы сыйныф укучылары имтиханнарының уңышы өчен алардан да күбрәк янып-көеп, кайгыртып йөрүче ата-аналар белән очрашты. Җанлы сөйләшү, кызыклы әңгәмә формасында барган бу чара укучыларыбызга да, ата-аналарга да бик файдалы, үтемле, вакытлы булды. Үз эшенең остасы булган Гөлназ Вәлиҗан кызы Вафинага зур рәхмәтебезне җиткерәбез, киләчәктә эшендә, гаилә тормышында уңышлар телибез.
К списку новостей