• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1
Телефон: +7(843)-963-72-76
E-Mail: tuimetkino@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ
Руководитель: Шарифуллина Разиля Валиахметовна
Год основания учреждения: 1984
У нас учатся: 22 ученика
У нас учат: 12 учителей

Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"

Мәктәп Укучылар Думасы утырышы.

Опубликовано: 11.04.2014

Мәктәптә Укучылар Думасы оештырылу һәм комитет җитәкчеләренең үз вазифаларына җаваплы караулары укытучыларның эшен бермә-бер җиңеләйтә. Ел дәвамында комитет җитәкчеләре җаваплылыгында бик күп чаралар оештырылды, отчетлар ясалды, "Ел укучысы" конкурсы буенча бик күп кенә эшләр эшләнде. Туймәт төп белем мәктәбендә Укучылар Думасы бик әйбәт эшләде. Инде килеп кичә, 10 нчы апрельдә, УД чираттагы утырышка җыелды. Утырышта 3 мәсьәлә каралды:

1. 8 нче сыйныф укучыларын мәктәп Думасына кертү-кертмәү мәсьәләсе.

2. Комитет җитәкчеләренең еллык отчеты.

3. Мәктәп Думасына яңа состав сайлау.

Беренче көн тәртибе буенча: 8 нче сыйныф укучыларыннан УД на гаризалар кергән иде, шушы гаризалар буенча комитет җитәкчеләре Укучылар Думасына керергә теләк белдергән укучылардан сорауларга җавап алу нигезендә кабул  итәргә карар кылдылар. Шулай итеп, 6 укучыны да Укучылар Думасына кабул иттеләр. 8 нче сыйныф укучылары да ныклап әзерләнгәннәр: җаваплары төпле, нигезле. Спикер Мортазина Гүзәл һәм комитет җитәкчесе Гатин Салават укучыларны кайнар котлап "УД таныклыгы"н тапшырды. Икенче көн тәртибе буенча һәр комитет җитәкчесе еллык отчетын тапшырды, киләсе уку елына максат һәм бурычларын санады. 3 нче көн тәртибе буенча һәр комитет җитәкчесе үз урынына лаеклы алмаш калдыру турында кайгыртты. Шулай итеп2014 - 2015 нче уку елына Мәктәп Думасына яңа состав сайланды. Алдагы көн тәртибендә педагог-оештыручы Сафина Кадрия Ильяс кызы иң яхшы эшләгән комитет җитәкчеләренә рәхмәт хатлары тапшырды.



К списку новостей