• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1
Телефон: +7(843)-963-72-76
E-Mail: tuimetkino@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ
Руководитель: Шарифуллина Разиля Валиахметовна
Год основания учреждения: 1984
У нас учатся: 22 ученика
У нас учат: 12 учителей

Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"

Чирмешәнгә экскурсия.

Опубликовано: 31.03.2014

Туймәт төп белем мәктәбендә халкыбызның мәдәнияте һәм сәнгате белән дәресләрдә генә түгел, ә сыйныфтан тыш чараларда да таныштыру, милли үзаң тәрбияләү зур әһәмияткә ия. Яшь буынны тирә-юнебездәге гүзәллекне күрергә һәм шулар нигезендә иҗат итәргә өйрәтү гаять зур һәм кирәкле эш. 27 нче март көнне 4-8нче сыйныф укучылары тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Сафина Розалия Габбас кызы, башлангыч сыйныфлар укытучысы Фәссахова Рәмзия Самат кызлары җитәкчелегендә Чирмешән авылына оештырылган экскурсия укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирү максатын күздә тотып оештырылган иде.Укучылар милли, мемориаль үзәк музейларында сәяхәт иткәннән соң экскурсия җитәкчеләре белән берлектә тарихи истәлекләрне саклаган изге урыннарда: геройлар аллеясында, мәңгелек ут һәм сугыш дәһшәтен саклаган танклар паркында булдылар. Аларның мәңгелек тарихы белән тирәнтен таныштылар. Аннан Чирмешәннең иң матур, иң чиста урамнарыннан узып Титов һәйкәленә юл тоттылар. Укучылар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч урыннарга туктала-туктала балаларның иң яраткан урыны - ашханәгә кереп тамак ялгап чыктылар. Сөйләшенгән сәгатьтә укучылар инде боз сарае каршында иделәр. Янып-пешеп уйнап, шуып чыккан җиргә укучыларны инде автобус көтеп тә тора иде. Билгеләнгән вакыт бик тиз үтеп тә китте. Экскурсия җитәкчесе Лидия Николаевна укучыларның кызыксынучан, белемле, тәртипле булуларына бик рәхмәтле, киләсе елларда да кунакка килүебезне, музейларны онытмавыбызны теләп калды. Билгеле инде укучылар да, укытучылар да бу экскурсиядән бик канәгать калды. Өч дистәгә якын тарихы булган Чирмешәнебезнең матур, бай истәлекләре барлыгына укучылар инанды. Аларның күтәренке кәефләре һәм янып торган күзләреннән шул турыда сөйли иде.

Ата-аналар да бу экскурсияне оешыручыларга бик рәхмәтле.



К списку новостей