Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1 |
Телефон: | +7(843)-963-72-76 |
E-Mail: | tuimetkino@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ |
Руководитель: | Шарифуллина Разиля Валиахметовна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 22 ученика |
У нас учат: | 12 учителей |
Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"
Бәйрәм белән котлыйбыз!
Опубликовано: 07.03.2014Мәктәп безнең гөрләп тора
Шаулап тора күрегез!
Без бит бәйрәмгә җыелдык,
Кызларга безнең түребез.
Хөрмәтле гүзәл затлар: кызлар, апалар, әниләр! Сезне чын күңелдән 8 март - Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән котлыйбыз. Сезгә озын гомер, сәламәтлек, бәхет-шатлык телибез, һәрвакыт көләч йөзле, шат күңелле булып калыгыз.
Бәхеткә, шатлыкка күмелеп,
Һәрвакыт елмаеп һәм көлеп
Кадергә, хөрмәткә төренеп
Яшәгез мәңгелек нур булып.
Назлы карашларына йөрәк җылыларын кушып, үзләренең тирән белем сандыкларыннан балаларга гыйлем өләшүче мәртәбәле укытучыларыбызга, мәктәпнең чисталыгын, җылылыгын, безнең туклануыбызны кайгыртучы апаларга, укучы кызларга багышланды безнең бәйрәм кичәбез. Бәйрәмне оештыруда катнашкан барлык укучыларга, укытучыларга ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез.
Бүтән көндә сезне хөрмәтләүдә
Без ничектер бераз талымсыз.
Бүген исә, "иң кадерлебез" дип,
Баш иябез сезгә, хатын-кыз!
К списку новостей