Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1 |
Телефон: | +7(843)-963-72-76 |
E-Mail: | tuimetkino@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ |
Руководитель: | Шарифуллина Разиля Валиахметовна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 22 ученика |
У нас учат: | 12 учителей |
Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"
"Туган як җәүһәрләре" фестиваленең сайлап алу туры үтте.
Опубликовано: 26.02.201421 нче февраль көнне, Туймәт авылы мәдәният йортында "Туган як җәүһәрләре" фестиваленең сайлап алу туры узу уңаеннан, Туймәт, Кара Чишмә, Түбән Кәминкә, Бәркәтә, Югары Кәминкә авылларының җыр-биюгә һәвәс үзешчәннәре очрашты. Тамашачылар һәм хөкемдарлар хөкеменә төрле концерт номерлары тәкъдим ителде. Үзешчән артистларның чыгышлары тамашачыларның кайнар алкышлары белән үрелеп барды. Тамашачылар залы халык белән шыгрым тулы, басып караучылар да күп иде. Бу аңлашыла да. Ел әйләнәсенә бер тапкыр уза торган әлеге бәйрәмне барыбызның да карыйсы килә, чөнки чагыштыру өчен менә дигән мөмкинлек. Авылдашлар фикеренчә, Туймәт авылы үзешчәннәре концерты аларга күбрәк ошаган.
Концертта катнашкан авылдаш апайларга һәм агайларга, укучы балаларга, укытучы иптәшләргә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Ә аларны әзерләгән мәдәният йорты җитәкчеләренә зур хәрефтән "Рәхмәт!!!" Киләчәктә дә зурдан-зур иҗади уңышлар теләп калабыз.
К списку новостей