• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1
Телефон: +7(843)-963-72-76
E-Mail: tuimetkino@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ
Руководитель: Шарифуллина Разиля Валиахметовна
Год основания учреждения: 1984
У нас учатся: 22 ученика
У нас учат: 12 учителей

Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"

"Татарча милли көрәш түгәрәге" ачылды.

Опубликовано: 19.02.2014

Спорт – һәр кешенең яраткан шөгыле. Спортның нинди төрләре генә юк. Җәйге спорт, кышкы спорт төрләре. Күмәк һәм ялгыз спорт уеннары. Һәрберсенең үз техникасы, үз алымнары бар һәм һәркайсы үзенчә мавыктыргыч, файдалы. Яңадан-яңа спорт уеннары барлыкка килеп торса да, татарча милли көрәш үзен сакларга һәм яшәтергә тырыша. Шуларны күз уңында тотып, безнең мәктәптә “Татарча милли көрәш” түгәрәге ачылды һәм эшләп китте. Түгәрәк Чирмешән муниципаль районы “Яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге” тарафыннан оештырылды.

  Түгәрәкнең максаты:

1.     Татар халкының милли горурлыгы булган татар көрәшенә мәхәббәт тәрбияләү;

2.     Көрәш элементлары белән таныштыру;

3.     Балаларның физик мөмкинлекләрен ачыклау һәм үстерү.

  Түгәрәккә 9 – 15 яшьтәге ир балалар йөри. Укучы егетләр белән көрәш буенча спорт мастеры Кәримов Илнар кебек танылган тренер шөгыльләнә. Илнар – үзебезнең мәктәпне тәмамлаган актив, тырыш, үрнәк укучыларыбызның берсе. Авылдаш абыйларын түгәрәккә йөрүче балалар хөрмәт итәләр һәм яратып йөриләр. Илнар Кәримовның даны республикага билгеле. Татарча милли көрәшнең нечкәлекләрен һәм серләрен, көрәш элементларын тирәнтен белгән тренерның яшь көрәшчеләре дә абыйлары кебек Сабантуй батырлары, җиңүчеләр, танылган татар егетләре, милли көрәшне дәвам иттерүчеләр һәм үстерүчеләр булырлар дигән изге теләктә калабыз. Уңышлар сезгә, балалар!




К списку новостей