• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1
Телефон: +7(843)-963-72-76
E-Mail: tuimetkino@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ
Руководитель: Шарифуллина Разиля Валиахметовна
Год основания учреждения: 1984
У нас учатся: 22 ученика
У нас учат: 12 учителей

Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"

15 нче февраль Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылу көне.

Опубликовано: 15.02.2014

15 нче февраль Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылу көне. Быел әлеге тарихи вакыйгага 25 ел булды. Шушы уңайдан 6 нчы сыйныф укучылары җитәкчеләре Вәлиева Р. С. белән үзләренең сыйныфташларының әтисе - Сәгыйров Рәмил Назыйм улын бәйрәм белән котларга бардылар. Рәмил әфәнде 1985 нче елда үзенең хәрби бурычын үтәргә армия сафларына алына һәм әфганстан чигенә хезмәт итәргә билгеләнә. Бу елларда әфган сугышының кызган вакыты була, 18 яшьлек Туймәт егетенә хезмәтәшләре белән берлектә сугыш ачысын татырга туры килә. 

Укучылар белән сөйләшкәндә Рәмил Назыйм улы үзенең армия хезмәте белән таныштырды. Бәрелешләрнең берсендә ул бик каты яралана, катлы-катлы операцияләр кичерергә туры килә. Әмма Рәмил әфәнде бирешми, аякка басу өчен бөтен көчен куя. Бу вакытта әти-әнисе дә аның өчен зур терәк була. Әкълимә апа белән Назыйм абыйга улларының яхшы хезмәт итүен хәбәр итеп рәхмәт хатлары килә. Хөкүмәтебез дә батыр солдатның хезмәтен югары бәяли - Сәгыйров Рәмил Назыйм улын Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкли. Рәмил әфәнде авыл кызы Ландыш белән гаилә корып өч бала үстерәләр. Балалары да тәртипле, яхшы укулары, спорт сөюләре белән аерылып торалар.

Сәгыйров Рәмилнең тормыш юлы барыбызга да үрнәк. Аның 18 яшьтән күрсәткән батырлыклары белән барыбыз да горурланабыз. Аның гаиләсенә исәнлек-саулык, тигезлек, бәхет-шатлык телибез. Дөньялар тыныч, имин булсын дигән теләктә калабыз.  



К списку новостей