Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1 |
Телефон: | +7(843)-963-72-76 |
E-Mail: | tuimetkino@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ |
Руководитель: | Шарифуллина Разиля Валиахметовна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 22 ученика |
У нас учат: | 12 учителей |
Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"
Укучылар Думасы утырышы.
Опубликовано: 12.02.2014Туймәт төп белем мәктәбе каршында оешкан Укучылар Думасының чираттагы утырышы узды. Җыелышта мәктәп директоры Шәрифуллина Рәзилә Вәлиәхмәт кызы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Сафина Розалия Габбас кызы һәм педагог-оештыручы Сафина Кадрия Ильяс кызлары катнашты. Утырышта өч мәсьәлә каралды:
1. Туймәт төп белем мәктәбендә эшләп килүче тимур отрядлары командирлары отчеты.
2. 8 нче сыйныф укучыларын Укучылар Думасына кертү-кертмәү мәсьәләсе.
3. "Ел укучысы" конкурсы дәвам итә. Конкурска булган таләпләр белән яңадан таныштыру.
Беренче көн мәсьәләсе буенча командирлар отчет бирде. Үзләренә йөкләнелгән вазифаларга салкын караучы укучыларга шелтә белдерелде. Командирлар: Гатин Салават, Сөләйманова Гөлназ, Җиһангирова Алсу, Мортазина Гүзәл, Гыйниятуллина Илүзәләргә җаваплы булулары өчен рәхмәт белдерелде. Икенче көн тәртибе буенча 8 нче сыйныф укучыларының әзерлеге тикшерелде. Ул уңай бәяләнде. Шулай ук "Ел укучысы" конкурсына да әзерлек яхшы бара дип табылды.
К списку новостей