Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1 |
Телефон: | +7(843)-963-72-76 |
E-Mail: | tuimetkino@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ |
Руководитель: | Шарифуллина Разиля Валиахметовна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 22 ученика |
У нас учат: | 12 учителей |
Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"
Ленинград блокадасын өзүгә 70 ел.
Опубликовано: 27.01.2014
Илебез халкы 27 гыйнварда Ленинград блокадасы өзелгән көнне билгеләп үтә. Бүген дошманны җиңүдә искиткеч зур әһәмияткә ия булган әлеге вакыйгага 70 ел тула.
Бөек Ватан сугышы тарихында тирән эз калдырган бу камалыш вакытында Ленинградта яшәүчеләргә дә, шәһәрне саклаучы сугышчы-солдатларга да авыр сынаулар аша узарга туры килгән. 1941 елдан 1944 елга кадәр дәвам иткән сугышта җиңү күп югалтулар бәрабәренә яуланган.
Ленинград блокадасы Россия тарихында озакка сузылган һәм иң фаҗигале вакыйгалардан санала. Төп-төгәл 871 көн (1941нең 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварынача) дәвам иткән әлеге мәхшәрнең кайтавазы әле бүген дә үзен сиздереп тора.
Дәһшәтле 1941 елның 8 сентябрендә камалышта калган ленинградчыларның 900 көнгә якын барган көрәшен, мөгаен, тарихчыларыбыз да бәян итеп бетерә алмый торгандыр. Лениград блокадасы 2 миллионнан артык кешенең гомерен кисә. Блокада башланганда Ленинградта ике миллион ярым кеше яшәгән, шуларның 400 меңе - балалар. Җиңү шатлыгын аларның күбесенә татырга язмаган. Ачлык, ялангачлык, дошман бомбалары, якыннарыңны югалту, күпме хәсрәт, күз яше... Ләкин ленинградлыларның рухы нык булып кала, ерткыч фашистлар аларны баш ияргә мәҗбүр итә алмыйлар, җиңә алмыйлар.
К списку новостей