Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1 |
Телефон: | +7(843)-963-72-76 |
E-Mail: | tuimetkino@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ |
Руководитель: | Шарифуллина Разиля Валиахметовна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 22 ученика |
У нас учат: | 12 учителей |
Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"
Икеләтә бәйрәм булды.
Опубликовано: 09.10.2013Туймәт мәктәбенең генә түгел, бөтен авыл халкының яраткан, олы хөрмәтенә лаек булган ветеран-педагогы Сабирова Зәйнәп Хөҗҗәт кызын - 65 яшьлек юбилее белән мәктәп коллективы Укытучылар көнендә кайнар котлады. Бик күп еллар Шәрифуллин Вәлиәхмәт Харис улының кул астында эшләп, лаеклы ялга киткән педагогка, бүгенгесе көндә мәктәп директоры дәрәҗәсенә ирешкән, Зәйнәп Хөҗҗәт кызының тырыш укучысы Рәзилә Вәлиәхмәт кызы үзенең теләкләрен һәм дә инде мәктәп коллективының теләкләрен җиткерде.
Хөрмәтле ветеран укытучыбыз Зәйнәп апа!
Кызганмыйча бөтен көчегезне,
Хезмәт иттегез Сез халыкка.
Эшләрегез һәрчак үрнәк булды,
Өйрәттегез безне хаклыкка.
Кичердегез сагыш-борчуын да,
Аз булмады сөенеч-шатлыгы.
Язмыш җиле күпме сынаса да,
Сакладыгыз күңел сафлыгын.
Рәхмәтебез Сезгә чиксез бүген,
Җитмәс инде ниләр әйтсәк тә.
Бу тормышта изге фатихагыз,
Канат куеп, безне яшәтә.
Барысы өчен мең-мең рәхмәт Сезгә!
Телисе килә тән саулыгы, җан тынычлыгы, олыгайган көннәрегездә борчу-мәшәкатьсез, кайгы-хәсрәтсез яшәргә язсын.
Зәйнәп Хөҗҗәт кызы район мәдәният йортында уздырылган Укытучылар бәйрәменә дә чакыру алды. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Хаматкамил Шамил улы Хакимов Зәйнәп апаны укытучылар көне һәм юбилее белән кайнар котлады һәм кыйммәтле бүләк тапшырды.
К списку новостей