• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1
Телефон: +7(843)-963-72-76
E-Mail: tuimetkino@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ
Руководитель: Шарифуллина Разиля Валиахметовна
Год основания учреждения: 1984
У нас учатся: 22 ученика
У нас учат: 12 учителей

Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"

Татарча диктант акциясе

Опубликовано: 28.11.2022

“Милләтебезне,телебезне,мәдәниятыбызны саклап, яхшы галимнәр булып, милләт өчен хезмәт итүче, ана телен һәм динне, тарихны хөрмәт итүче, бөтен дөнья белән дус булган яшьләр кирәк. Ә бу зур эшне бары тик мәктәптә, татар мәктәбендә генә тормышка ашырырга мөмкин.”(Гали Акыш)                                                                     
“Татарча диктант” белем тикшерү акциясе “2014–2022 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла башлады. Максат – татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту, татар теле белгечләрен һәм туган тел (татар теле) укытучыларын тагын да популярлаштыру. 
Туймәт мәктәбенең укытучылар коллективы, укучылар, әти-әниләр бу акциядән читтә калмыйлар. Чара бу елны да бик актив оештырылды. 21 укучы, 12 укытучы, 7 әни  - барлыгы 40 катнашучы “Татарча диктант”ны “4”ле һәм “5”ле билгеләренә генә яздылар.

Рәхмәт Сезгә, татарларым!
Сезгә дәшәм, газиз татарларым,
Алтыннарым минем, талантларым!
Татарларым, сезне мактый-мактый,
Карлыгыплар бетә тамакларым...
Татарларым – алып сатарларым,
Татарларым - укымышлыларым,
Татарларым - бал кортлары кебек,
Эш атлары кебек тырышларым.
Татарларым минем, тапкырларым,
Чакматашлар кебек чыдамнарым!
Кемнәр соң әле без? Күпме соң без?
Мин очына әле чыгалмадым...
Күпме санасаң да, актарсаң да
Татарымның милли катламнарын,
Санап кына бетерерлек түгел
Бу дөньяның бөтен татарларын.
Күпме кавем бергә береккәнбез,
Бөтен дөньясына танылганбыз, -
Тарих дигән биек йолдызлыкта
Бөек татар булып кабынганбыз!..

 

 



К списку новостей