Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1 |
Телефон: | +7(843)-963-72-76 |
E-Mail: | tuimetkino@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ |
Руководитель: | Шарифуллина Разиля Валиахметовна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 22 ученика |
У нас учат: | 12 учителей |
Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"
Тукайны искә алдык.
Опубликовано: 29.04.201326 нчы апрельдә - бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә безнең республикада Туган тел көне билгеләп үтелә. Бу көн - Тукай көне. Чирмешәндә дә Тукайны искә алдык. Шул уңайдан район мәдәният сараенда татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның чираттагы туган көне билгеләп үтелде.Бу чарада 1 нче санлы, 2 нче санлы Чирмешән мәктәпләре, Лицей, Туймәт һәм Лашман мәктәбе укучылары катнашты. Безнең мәктәптән 5 нче сыйныф укучысы - Шиһапов Инсаф Тукайның "Пар ат", 7 нче сыйныф укучысы - Гайнанова Алсу якташыбыз Дания апа Әгъзамованың "Тукай бар чакта" шигырьләрен тамашачыларга тәкъдим иттеләр. Укучыларыбызның чыгышы шәхес Тукайга ихтирам һәм хәтер булып яңгырады. Мәктәп укучылары тарафыннан башкарылган һәрбер чыгыш Тукай туган көнне татар шигъриятенең тәмен, мәгънәсен ачып салды һәм бер кочак илһам бүләк итте. Һәрбер тамашачы исә милли гамь һәм Тукай рухын сыендырган шигырь бәйләме белән хушланды. Бәйрәм "Туган тел" җыры белән төгәлләнде.
К списку новостей