Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1 |
Телефон: | +7(843)-963-72-76 |
E-Mail: | tuimetkino@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ |
Руководитель: | Шарифуллина Разиля Валиахметовна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 22 ученика |
У нас учат: | 12 учителей |
Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"
Парламент дәресе - 2013.
Опубликовано: 27.04.2013Кичә Туймәт төп белем мәктәбендә "Парламент дәресе - 2013" кысаларында 5 - 9 нчы сыйныфлар өчен ачык дәрес үтте. Дәрес "Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт символлары" темасына багышланган иде. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Сәүбанова Зилә Мингата кызы дәүләтләр символикасының тарихы, үзенчәлекле яклары, мәгънәви байлыгы белән таныштырды. Дәрес балалар белән тыгыз элемтәдә - әңгәмә формасында барды. Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Хайрулла улы Мөхәммәтшинның укучыларга язган мөрәҗәгате белән дә танышты балалар. Шулай ук темага багышланган видеоязма да тәкъдим ителде. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының Герб һәм Флаглары турында мәгълүмат бирелде, ә ике дәүләтнең дә Гимннары аудиоязмада тыңланды. Үзебезнең муниципаль символиканы да истән чыгармаган тарих укытучысы. Чирмешән районы Гербы турында да укучылар бай эчтәлекле чыгыш тыңлап үттеләр.
К списку новостей