Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1 |
Телефон: | +7(843)-963-72-76 |
E-Mail: | tuimetkino@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ |
Руководитель: | Шарифуллина Разиля Валиахметовна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 22 ученика |
У нас учат: | 12 учителей |
Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"
Син яшәрсең, мең яшәрсең, Син шагыйрьләр солтаны!
Опубликовано: 26.04.2013Татар халкының бөек шагыйре, көрәшче һәм патриот Г. Тукайның исеме хаклы рәвештә Шевченко, Ахундов, Хетагуров, Абай, һ.б. белән янәшә куела. Безнең өчен бәйрәм булган бүгенге олы көн якынлашкан саен, вакыт безне 1913 елның апрель көннәреннән ераклаштырган саен, Тукай безгә тагын да якыная, аның шәхесе, тарихтагы урыны безгә тагын да олырак, мәһабәтрәк булып күренә. Бу дөньялыкта бары 27 ел яшәп, халык җанына әверелгән бөек Тукайның рухы - бүген дә безне иманга, туган телгә дәшә, моң, әдәп, әхлакка чакыра.
26 апрель Тукай туган көн, искә алу кичәсе буларак билгәләп үтелә. Әлеге традицияне дәвам итеп, 5 нче, 8 нче сыйныф укучылары һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сафина Кадрия Ильяс кызы җитәкчелегендә әдәби-музыкаль кичә оештырдылар. Халыкның батырлыгын, хезмәт сөючәнлеге һәм әхлакый сафлыгын җырлаган әсәрләрен, балалар аңларлык җиңел һәм матур телдә язылган шигырьләрен, мәсәлләрен, поэмаларын укучылар сәнгатьле итеп сөйләделәр, укыдылар. Бу әсәрләре белән балаларда кешелек сыйфатлары тәрбияләүне бурыч итеп куя, Тукай балаларны хезмәт сөюче, тырыш кешеләр булырга өнди.
Җаны барның җирдә җыры булыр,
Бәйрәмнәре булыр мәңгегә.
Без бәхетле, без шагыйрьле халык,
Без Тукайлы халык гомергә!
К списку новостей