Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1 |
Телефон: | +7(843)-963-72-76 |
E-Mail: | tuimetkino@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ |
Руководитель: | Шарифуллина Разиля Валиахметовна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 22 ученика |
У нас учат: | 12 учителей |
Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"
Укучылар Думасы утырышы.
Опубликовано: 20.04.201319 нчы апрельдә Укучылар Думасы үзенең чираттагы утырышын уздырды. Җыелышта ике мөһим мәсьәлә каралды. Беренчесе: 8 нче сыйныф укучыларын, Думага керткән гаризалары нигезендә, сорауларга җавап алу тәртибендә Мәктәп Думасына кертү-кертмәү мәсьәләсе булса, икенчесе 2013-2014 нче уку елына яңа состав сайлау булды.
Комитет җитәкчеләре, Думаның спикер һәм депутаты утырышка керер алдыннан мондый бурыч куйдылар: үзидарә составы белемле, физик һәм рухи яктан нык, акыллы, мәктәп тормышында актив эш алып баручы лаеклы алмаш булырга тиеш. Җыелыш барышынды җитәкче состав үзен кызыксындырган барлык сорауларга 8 нче сыйныф укучыларыннан тулы җавап алды һәм бертавыштан Мәктәп Думасына әгъза итеп кабул итте. Думаның спикеры Абдуллина Алисә Илфат кызы, депутат Галимов Алмаз Сәяз улы 8 нче сыйныф укучыларын кайнар котлап Дума таныклыгы тапшырдылар. Ә яңа составка килгәндә, 2013-2014 нче уку елына спикер - Мортазина Гүзәл Марат кызы, депутат - Гыйниятуллина Илүзә Наил кызы сайланды. Үзидарә һәм мәктәп тормышында актив эш алып барулары өчен 8 нче һәм 9 нчы сыйныф укучыларына Туймәт төп белем мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Сафина Розалия Габбас кызы, педагог-оештыручы Сафина Кадрия Ильяс кызы, сыйныф җитәкчесе Гыйниятуллина Роза Габдрәшит кызы рәхмәтләрен белдерделәр.
К списку новостей