• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1
Телефон: +7(843)-963-72-76
E-Mail: tuimetkino@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ
Руководитель: Шарифуллина Разиля Валиахметовна
Год основания учреждения: 1984
У нас учатся: 22 ученика
У нас учат: 12 учителей

Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"

Чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.

Опубликовано: 04.03.2013

Мәктәп тормышы шау-шулы мәшәкатьләрдән һәм укулардан гына тормый. Мәктәп тормышында балаларга матур һәм күңелле итеп бәйрәмнәр уздырырга да мөмкинлек бар. Мондый бәйрәмнәрне оештыру, концерт номерларын әзерләү һәм кую безнең мәктәптә тиешле дәрәҗәдә оештырылган, ә менә музыкаль бизәлешне тәэмин итүдә ярыйсы гына сизелерлек кыенлыклар бар иде әлегә кадәр. Зур бәйрәмнәр оештырганда музыкаль аппаратура һәм микрофоннарны без авыл мәдәният йортыннан алып торырга мәҗбүр идек. 

Туймәп төп белем мәктәбенә төрле яклап үзенең олы ярдәмен күрсәтеп торучы үрнәк гаиләбез бар. Ул Кәримовлар гаиләсе. Гаилә башлыгы Рәмил әфәнде һәрвакыт мәктәп коллективының хәлләрен белешеп, бөтен яңалыкларыбыздан хәбәрдар булып яши. Яңа ел бәйрәм тамашасын карарга килгән Рәмил Әхәтович безнең музыкаль бизәлеш буенча берникадәр проблемаларыбыз булуын күрде һәм бу кыенлыкны хәл итү мәсьәләсен үз өстенә алуын әйтте. 

Көннәрдән бер көнне берничә тартма күтәргән Рәмил әфәнде һәм аның гаиләсен күргәч, таң калдык. Алар үз гаиләләре исеменнән мәктәпкә кыйбатлы музыкаль аппаратура һәм микрофоннар алып, мәктәп өчен искиткеч зур бүләк ясадылар. Туймәт төп белем мәктәбе укытучылары һәм укучылары исеменнән Кәримовлар гаиләсенә, аеруча гаилә башлыгы Рәмил Әхәт улына иксез-чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез. Киләчәк тормышыгызда бары тик үңышлар гына көтеп торсын, балаларны бер шатландыруыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын.  



К списку новостей