• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1
Телефон: +7(843)-963-72-76
E-Mail: tuimetkino@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ
Руководитель: Шарифуллина Разиля Валиахметовна
Год основания учреждения: 1984
У нас учатся: 22 ученика
У нас учат: 12 учителей

Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"

Фән атналыгы йомгаклары.

Опубликовано: 02.03.2013

Математика һәм физика атналыгының соңгы көне килеп җиткәне сизелмичә дә калды. Атна буе конкурс биремнәре, мәсьәләләрнең чишелеш юлларын тикшерү, кемнең тизрәк җавап таба алуы, кемнең иҗади эше югары бәяләнүе хакында фикер алышулар укучыларның теленнән төшмәде. Укытучылары Минһаҗева Гөлзидә һәм Вәлиева Ралия апалары да балаларны кызыксындыру өчен нинди генә бирем, уен, конкурслар уйлап тапмаганнар да, нинди генә сораулар әзерләмәгәннәр. Атналык барышында барлык сыйныф укучылары да фәннәрнең патшабикәсе - математика һәм аңардан үзенең әһәмияте белән бер дә калышмаган физика фәне буенча бик күп мәгълүмат белделәр, үзләре өчен яңа ачышлар ясадылар.

Фән атналыгының йомгаклавы тагын да күңеллерәк булды. Барлык катнашучы укучылар мәктәп администрациясе тарафыннан әзерләнгән бүләкләр белән бүләкләнделәр. Ә шушы атналыкны әзерләгән математика укытучысы Вәлиева Ралия Сабирҗан кызы һәм физика, математика укытучысы Минһаҗева Гөлзидә Рәшит кызына мәктәп администрациясе Мактау грамоталары тапшырды һәм киләчәктә дә хезмәтләрендә уңышлар теләп, рәхмәт белдерде.  



К списку новостей