• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1
Телефон: +7(843)-963-72-76
E-Mail: tuimetkino@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ
Руководитель: Шарифуллина Разиля Валиахметовна
Год основания учреждения: 1984
У нас учатся: 22 ученика
У нас учат: 12 учителей

Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"

Кайсы тауның ташларыннан икән, батырлыкка һәйкәл куясы!...

Опубликовано: 21.02.2019

Бүген мәктәптә Әфганстаннан Совет Армиясе чыгарылуга 30 ел унаеннан
“Кайсы тауның ташларыннан икән, батырлыкка һәйкәл куясы!”-, дип исемләнгән чара булып үтте. Бу чарага Әфганстан һәм Чечен сугышында катнашып үзләренең интернациональ бурычын үтәгән авылдашларыбыз да чакырылган иде. Чара документаль фильм, җыр, шигырьләр белән бергә үрелеп барды. Килгән кунакларыбыз исә укучыларны үзләренең кайнар ноктада булган кичерешләре белән уртаклаштылар. Күп еллар үтте, әмма ул җирләрдә булган вакыйгалар бүгенгәчә күпләрнең йөрәгендә авыр яра булып саклана.Төннәрен алар кабат-кабат шул сугышны төшләрендә күрә. Аларның хәтерендә бүген дә меңәрләгән машиналар яна, дуслары, полкташлары һәлак була. Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Әмма канкойгыч сугышлар турында беребезнең дә онытырга хакы юк!
Изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган Ватан сугышы каһарманнары, Әфганстан, Чечен җирендә һәлак булган, армия сафларында хезмәт иткәндә яшь гомерләре вакытсыз өзелгән Татарстан улларының якты истәлеге алдында баш иябез! Аларның исеме, якты маяк булып, буыннардан-буыннарга күчсен! Каберләргә, һәйкәлләргә сукмак өзелмәсен иде, илдә тынычлык булсын, аналарның, сабыйларның күз яше түгелмәсен иде дигән теләктә калабыз.


К списку новостей