• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1
Телефон: +7(843)-963-72-76
E-Mail: tuimetkino@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ
Руководитель: Шарифуллина Разиля Валиахметовна
Год основания учреждения: 1984
У нас учатся: 22 ученика
У нас учат: 12 учителей

Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"

21 нче февраль - Халыкара туган тел көне.

Опубликовано: 21.02.2019

Рухы ныклы затлы телебезне,
Юк итәргә ирек бирмәбез!
Татар теле - Татарстан Республикасының дәүләт теле. Без үз телебездә белем алырга, тормышның барлык өлкәләрендә дә үз телебезне кулланырга хокуклыбыз.
Шушы телдә безнең телебез ачылган.Сабый чактан ук телнең кирәклеген аңлаганбыз. Әниләребез, әбиләребез бишек тибрәткәндә көйләгән моңлы җырлардан аның матурлыгын, әкиятләрдән аның гүзәллеген, сихрилеген төшенгәнбез... Ана теле бар кодрәте, матурлыгы,нәфислеге, моңы белән җанга сеңгән, һәм үсә төшкәч, башка телләрнең дә кирәклеген аңларга ярдәм иткән. Без, туган тел сагында торучы укытучылар, балаларга ана теленең кирәклеген, аның бернинди телләр белән дә алыштырып булмый торган тел икәнен, туган тел - нәсел агачының тамыры, аны корытмыйча саклау яшь буынның изге бурычы булуын, сыйныф сәгатьләрендә, ана теле һәм матур әдәбият дәресләләрендә даими сөйләп, аңлатып барабыз. Инде килеп, 21 нче февраль - Халыкара туган тел көне уңаеннан Туймәт мәктәбе шау-гөр килеп торды. Һәр сыйныф әлеге мәртәбәле бәйрәмгә зур тырышлык куеп әзерләнгән. Башлангыч сыйныфлар “Тамчы шоу”интеллектуаль уенын бик кызыклы итеп оештырган иделәр, аннан соң 1 – 9 нчы сыйныфлар катнашында шигъри марафон узды. Бу ике чараны да жюри уңай бәяләде. 5 – 9 нчы сыйнфлар - “ Бетермәгез татар телен!” темасына әдәби сәхифә үткәрделәр.
Әле без бар, телне яклаучылар,
Без яшь буын - милләт сакчысы.
Нахак ягып, кимсетергә теләп,
Туган телебезгә тимәгез!
Ана телебезне - Тукай телен,
Рәнҗетергә ирек бирмәбез!


К списку новостей