• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1
Телефон: +7(843)-963-72-76
E-Mail: tuimetkino@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ
Руководитель: Шарифуллина Разиля Валиахметовна
Год основания учреждения: 1984
У нас учатся: 22 ученика
У нас учат: 12 учителей

Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"

15 февраль - хезмәт бурычын Ватаннан читтә үтәгән россиялеләрне искә алу көне.

Опубликовано: 16.02.2019

15 февраль -  хезмәт бурычын Ватаннан читтә үтәгән россиялеләрне искә алу көне. 1989 елның 15 февралендә Әфганстаннан Совет гаскәрләре чыгарылалар. Быел әлеге датаны билгеләп үтүгә нәкъ 30 ел тулды. Әфган сугышы дип исем алган вакыйга 1979 елда башланып китә. 10 елга сузылган бу сугыш барышында 100 меңнән артык совет солдаты катнаша. Шуларның 15 меңнән артыгы һәлак була, 54 меңгә якыны яралана, рәсми чыганакларга караганда 500 ләбе хәбәрсез югала.

Интернационал бурычын үтәүчеләр исемлеген безнең авылдашларыбыз да тулыландыра. Алар:
 Сәгыйров Рамил Назыйм улы
Сафин Раил Габдрахман улы
Сафин Илгиз Габдрахман улы
Гайнанов Әмил Вәлирахман улы
Кәримов Атлас Хөсәен улы
Галимов Илшат Шакир улы;
Чечен сугышында катнашкан авылдашларыбыз:
 Әхмәтҗанов Дияз Нургали улы
 Әхмәтҗанов Чулпан  һәм Салават Нургаяз уллары
Әшрапов Әкъдәс һәм Атлас Хәбибулла уллары
 Гатин Илназ Минәхмәт улы
Әхмәтҗанов Фоат Гали уллары 
Тыныч тормышта да сугыш куркынычы белән йөзгә-йөз очрашырга туры килгән якташларыбызның язмышлары хакында бик күп сөйләргә була. Ә район буенча яшәгән 66 "әфганчының" күбесе төрле дәрәҗәдәге дәүләт бүләкләренә лаек булганнар. Шулар арасында авылдашыбыз Сәгыйров Рәмил Назыйм улы "Кызыл йолдыз" ордены белән бүләкләнгән.   
Рәмил әфәнде 1985 нче елда үзенең хәрби бурычын үтәргә армия сафларына алына һәм әфганстан чигенә хезмәт итәргә билгеләнә. Бу елларда әфган сугышының кызган вакыты була, 18 яшьлек Туймәт егетенә хезмәтәшләре белән берлектә сугыш ачысын татырга туры килә. 
Бәрелешләрнең берсендә ул бик каты яралана, катлы-катлы операцияләр кичерергә туры килә. Әмма Рәмил әфәнде бирешми, аякка басу өчен бөтен көчен куя. Бу вакытта әти-әнисе дә аның өчен зур терәк була. Әкълимә апа белән Назыйм абыйга улларының яхшы хезмәт итүен хәбәр итеп рәхмәт хатлары килә. Хөкүмәтебез дә батыр солдатның хезмәтен югары бәяли - Сәгыйров Рәмил Назыйм улын Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкли. Рәмил әфәнде авыл кызы Ландыш белән гаилә корып өч бала үстерәләр. Балалары да тәртипле, яхшы укулары, спорт сөюләре белән аерылып торалар.
Сәгыйров Рәмилнең тормыш юлы барыбызга да үрнәк. Аның 18 яшьтән күрсәткән батырлыклары белән барыбыз да горурланабыз. Аның гаиләсенә исәнлек-саулык, тигезлек, бәхет-шатлык телибез. Дөньялар тыныч, имин булсын дигән теләктә калабыз.  
Сугышчан дуслары турындагы  истәлекләр  әфганчылар  йөрәгендә мәңге саклана. Тыныч тормышта яшәп тә, кулларына корал алырга мәҗбүр булган авылдашларыбызның теләге бер:  “ Туган илне саклау – ир-егетнең изге бурычы. Дөньялар тыныч булсын,  аналарның күз яше түгелмәсен. Безнең егетләребез дә хәзердән үк тормыш авырлыкларын кичәргә әзер булырга, үзләрендә ихтыяр көче тәрбияләргә тиеш. Ил-көннәр тыныч булганда, егет кешенең армия сафларында хезмәт итүе – ныклыкка сынау үтү ул“, - диләр алар. 


К списку новостей