• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1
Телефон: +7(843)-963-72-76
E-Mail: tuimetkino@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ
Руководитель: Шарифуллина Разиля Валиахметовна
Год основания учреждения: 1984
У нас учатся: 22 ученика
У нас учат: 12 учителей

Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"

Көн үзәгендә – балалар куркынычсызлыгы.

Опубликовано: 21.12.2018

Әлеге темага 21 декабрь көнне Туймәт мәктәбендә гомуми ата-аналар җыелышы үтте. Анда мәктәп администрациясе, укытучылар коллективы, 4 – 9 класс укучылары һәм 1- 9 класс укучыларының әти-әниләре катнашты.
“Хәзерге вакытта күп кенә ата-аналарны балаларның куркынычсызлыгы борчый. Балаларны куркынычсызлык кагыйдәләренә иң беренче гаиләдә өйрәтергә кирәк. Ә моның өчен кирәкле информацияне әти-әниләрнең үзләренә белү тиеш. Шуңа күрә без балага хәзерге дөньяның чынбарлыгын ачып бирергә тиеш. Ата-ана һәрвакыт балага нинди дә булса чикләүләр куя. Билгеле бер чикләүләр куеп, без баланың физик сәламәтлеген гарантиялибез . Моңа билгеле сәбәпләр бар: кече яшьтәге балалар нәрсәнең куркыныч булуын аңлап бетермиләр.
Персональ куркынычсызлыкның башлангычы булып баланы билгеле бер ситуациядә үз-үзен дөрес тотарга өйрәтү тора. Кече яшьтәге балалар бигрәк тә тиз ышанучан була. Шуңа күрә аларга таныш булмаган кешене ничек танып булуын аңлатырга кирәк. Бу этапта баланы кемнең кем икәнен аера белергә һәм тирә-яктагы кешеләргә карата күзәтүчән булырга өйрәтү аеруча мөһим.
Баланы һәрдаим күзәтү астында тоту да бик дөрес үк һәм мөмкин дә булмас иде. Шуңа да балаларның яшь үзенчәлекләрен искә алып, әти-әниләр, билгеле бер ситуациядә үз-үзеңне тотуның элементар кагыйдәләрен балаларга өйрәтергә тиешләр. Бу тыюлар гына түгел, ә күрсәтмәләрне аңлап эшләүгә китерер иде.” – гомуми ата-аналар җыелышының төп фикере әнә шундый иде.
Мәктәп директоры Рәзилә Вәлиәхмәт кызы Шәрифуллина, шул хакта бәйнә-бәйнә аңлатып чыгыш ясады: бала өйдә берүзе генэ булганда үз-үзен тоту, чит кешеләр белән аралашканда, урамда үзеңне ничек тотарга, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен ничек үтәргә – ата-ана һәм балалар барлык сорауларга да җавап алдылар, бу хакта танышканнары турында кул куйдылар.


К списку новостей