• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1
Телефон: +7(843)-963-72-76
E-Mail: tuimetkino@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ
Руководитель: Шарифуллина Разиля Валиахметовна
Год основания учреждения: 1984
У нас учатся: 22 ученика
У нас учат: 12 учителей

Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"

Бүген - Ватан каһарманнары көне!

Опубликовано: 09.12.2019

9 нчы декабрь - Россиядә Ватан каһарманнары көне буларак 2007 нче елдан билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле датаның тарихы ерактагы 1769 нчы елның 9 нчы декабренә барып тоташа. Нәкъ шушы көнне императрица Екатерина II Ватан өчен зур батырлыклар кылган кешеләрне бүләкләү өчен Изге Георгий орденын раслаган. Бу көнне истәлекле дата итеп календарьга кертергә карар кылганда Дәүләт Думасы вәкилләре Советлар Союзы Герое, Россия Герое, Дан ордены һәм Изге Георгий ордены кавалерларының якты истәлеген, аларның Ватан алдындагы батырлыкларын мәңгеләштерү максатын  куйдылар.

Ватан өчен гомерләрен кызганмаган, тормышларын куркыныч астына куйган, аның азатлыгы, бәйсезлеге өчен барысын да эшләргә әзер булган кешеләр һәр чорда да булган, бар һәм булачак. Төрле тарихи чорларда дәүләт үзенең каһарманнарын төрле дәрәҗәдәге орден-медальләр, мактаулы исемнәр белән бүләкләсә дә без аларның исемнәрен  белергә, тормыш юлларын өйрәнергә, аларның якты истәлекләрен онытмаска тиешбез.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршы алуга әзерлек чаралары кысасында бүген Туймәт төп белем мәктәбендә Ватан каһарманнары көне билгеләп үтелде.  Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Сәүбанова З.М. 5 - 9 сыйныф укучыларына тематик презентация күрсәтте, истәлекле дата уңаеннан балаларга бик күп файдалы мәгълүмат җиткерде. 



К списку новостей