Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1 |
Телефон: | +7(843)-963-72-76 |
E-Mail: | tuimetkino@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ |
Руководитель: | Шарифуллина Разиля Валиахметовна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 22 ученика |
У нас учат: | 12 учителей |
Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"
Кыш Бабайны көтәбез.
Опубликовано: 17.12.2012Мәктәп соңгы көннәрдә кырмыска оясы кебек кайный. Дәресләрдән бушаган бер минутны да сарыф итми балалар, кемдер рәсем ясый, кемдер кәгазь кисә, кайберәүләр ишек төбендәге чыршыны бизәү белән мәшгуль, яңа җыр-бию өйрәнүчеләр дә аз түгел, кыскасы, барысы да Яңа Елны каршы алырга әзерләнә. Мәктәп матур булсын өчен генә эшләми алар аны. Бәйрәм атмосферасын күреп кәефләр күтәрелсен өчен, Кыш Бабайдан бүләк сорарга да онытмас өчен, чирек ахырына да күп калмаганын истә тоту өчен эшләнә бу эшләр. Балалар, әйтерсең, сихри дөньяга аяк басарга җыеналар - Кыш Бабайга хатлар язалар, бер-берсенә матур теләкләр телиләр. Яңа Ел, Кыш Бабай, бәйрәм тылсымы - без укытучылар өчен дә балачактан истә калган әлеге хәтирәләр күңелләрне тибрәтә, истәлекләрне яңарта. Һәрберебез киләсе Яңа еллардан бары тик яхшылык, күңел һәм гаилә тынычлыгы, бәхет, исәнлек, шатлыклар өмет итә, дөньядагы барлык кешеләргә дә шуны тели.
К списку новостей