• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1
Телефон: +7(843)-963-72-76
E-Mail: tuimetkino@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ
Руководитель: Шарифуллина Разиля Валиахметовна
Год основания учреждения: 1984
У нас учатся: 22 ученика
У нас учат: 12 учителей

Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"

24 августта уткән Чирмешән районы укытучыларының традицион педагогик конференциясендә Туймәт мәктәбеннән дә бер төркем делегация катнашты.

Опубликовано: 25.08.2018

Яңа уку елында укытучылар белем бирүнең сыйфатын яхшыртуны бурыч итеп куйдылар. Моның өчен эшнең яңа формаларын эзләргә, дөрес ориентирлар билгеләргә кирәк.
Район мәгариф бүлеге начальнигы Светлана Әхтәмова үз чыгышында мәгариф тармагында заманча белем бирү сыйфатына ирешү өчен педагогларның һәм белем бирү учреҗдениеләре җитәкчеләренең югары һөнәри осталыгы хәлиткеч фактор дип ассызыклады. 2018 нче елда районда унберенче классны тәмамлаучы 112 укучы имтихан тоткан, барысы да урта белем турында аттестат алган.
Тугызынчы классны тәмамлаучылардан, 259 кешедән 8 се дәүләт сынавын уза алмаганнар, аттестатсыз калганнар. Безнең коллективның ОГЭ нәтиҗәләрен район мәгариф җитәкчесе яхшы яктан атады.
Районда 45 белем бирү учреҗдениесе, шул исәптән 26 мәктәп бар. Аларда 2201 бала укый, быел беренче сыйныфка 205 малай һәм кыз укырга килә..
Пленар киңәшмәдә уку-укыту процессының барлык юнәлешләре турында фикер алыштылар, тәҗрибә уртаклаштылар, ирешелгән уңышларны барладылар, иң яхшы эшләүчеләрне, иң яхшы укучыларны, ветераннарны, яшь укытучыларны бүләкләделәр.
2017-2018 нче уку елы нәтиҗәләре буенча, Әккәрәй мәктәбе – районның иң яхшы мәктәбе, Чирмешәндәге “Чишмәкәй“ бакчасы иң яхшы балалар бакчасы дип табылдылар, район башлыгының Рәхмәт хаты, 15 меңәр сум акчага сертификат белән бүләкләделәр. Укучысы имтиханнарда химиядән 100 балл җыйган укытучы Александр Чалинның ( Күтәмә мәктәбе) хезмәтен район башлыгының Мактау грамотасы белән бәяләделәр.
Чирмешән лицее директоры Марат Могыйзов хәзер “Россия Федерациясе Мәгариф тармагының Мактаулы хезмәткәре“ дигән исем йөртә, аңа да бу бүләк бүгенге киңәшмәдә тапшырылды. Рус теленнән елның елында олимпиада һәм имтиханнарда югары нәтиҗәләргә ирешкән Чирмешән л\ицее укытучысы Гөлүсә Кәүсәр кызы Закированың эш тәҗрибәсен тыңлалык, аның уңышлары пайон башлыгының да югары бәясен алды.
Бу чарага килүчеләр, кунаклар мәктәпләр оештырган күргәзмә белән дә таныштылар. Ә инде урамда оештырылган ярминкәдә ниләр генә юк иде. Безнең мәктәбебезнең тәмлеләренә сорау бик зур булды. Барлык катнашучыларга рәзмәтебезне белдерәбез.
Республикадан килгән кунак- Мәгариф һәм фән министры департаменты җитәкчесе урынбасары Рәсим Мөҗипов әлеге күргәзмә һәм ярминкә белән танышкач, алардагы товарлар һәм бизәлеш сыйфатыннан канәгать калуын әйтте, Чирмешән районында бердәм дәүләт имтиханнарының закон кысаларында үтүен дә билгеләп үтте.
Барыгызны да яңа уку елы белән котлыйбыз. Нык исәнлек-саулык, эшегездә иҗади уңышлар телибез.


К списку новостей