• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1
Телефон: +7(843)-963-72-76
E-Mail: tuimetkino@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ
Руководитель: Шарифуллина Разиля Валиахметовна
Год основания учреждения: 1984
У нас учатся: 22 ученика
У нас учат: 12 учителей

Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"

Ата-аналар укуы. Бала тәрбияләүдә ата-аналарның җаваплылыгы

Опубликовано: 29.03.2018

Бүген 9 нчы класс укучыларының әти-әниләре “Бала тәрбияләүдә ата-аналарның җаваплылыгы” темасына багышланган ата-аналар укуында булдылар. Законны хөрмәт итү гаиләдә тәрбияләнергә тиеш. Биредә әти белән әни – бала өчен беренче укытучы. Аларның үз эшләренә, әйткән сүзләренә, бурычларына мөнәсәбәте бала өчен үрнәк. Балалар үсеп җиткәнче, вакытларының күп өлешен ата – аналары янында уздырган бер чорда аларга урамда кичен тәртипле булырга, табигатьне ничек сакларга, авыруларга, картларга ничек ярдәм итәргә кирәген турыдан – туры өйрәтергә зур мөмкинлекләр бар. Ата – ана мәхәббәте баланы киң күңелле, ягымлы, ачык йөзле итә. Шушы мәхәббәт җылысы балада намуслылык, йомшак күңеллелек тәрбияли. Ләкин баланы бик нык ярата торган ата – аналар да чама белергә тиеш. Югыйсә үзенең ихтыяҗларын канәгатьләндерүдән баш тарта алмый торган кеше үсәргә мөмкин. Яшүсмернең ничек гаепләнүчеләр эскәмиясенә эләгүен билгеләү кайвакыт читен була. Әмма куп очракта моңа китергән сәбәп – балага күз-колак булмау. Яшүсмернең яшәвен күзәтмәсә, өлкән кеше катлаулы хәлдә кала, кыен мизгеллләрдә аңа вакытында ярдәм итү мөмкинчелеген югалта. Яшүсмер, үз чиратында, өлкәннәрнең үзен күзәтмәвен белеп, кылган гамәлләре өчен кемдер каршында җавап бирү кирәклеген тоймый башлый. Чит кешеләр йогынтысына тиз бирелә. Баланың өлкәннәр күзәтүеннән башка “ирекле тормышы” аны мәктәптән аера, урам иркенә ташлый, “тайгак юлга” этәрә. Мондый очракларда ата – аналар еш кына үзләренең эштә булуларын сылтау итеп куялар. Ләкин һәммә кеше эшли бит, шуңа да карамастан, күп гаиләләр балалар белән мөнәсәбәтләрен үрнәк итеп оештыралар. Балалар ата-аналар тормышына комачаулык итә дип санаган гаиләләрендә әлеге дә баягы эш күплек еш кына аклану чарасы буларак калкып чыга.


К списку новостей