Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1 |
Телефон: | +7(843)-963-72-76 |
E-Mail: | tuimetkino@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ |
Руководитель: | Шарифуллина Разиля Валиахметовна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 22 ученика |
У нас учат: | 12 учителей |
Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"
Кече Олимпия уеннары үтте.
Опубликовано: 23.11.2012Кичә Спорт һәм физкультура атналыгы рамкаларында Туймәт мәктәбендә Кече Олимпия уеннары үтте.
Спортзал гөж килеп тора. Яшь спортчылар соңгы әзерлекләрен үткәрәләр. Ниһаять музыка яңгырый һәм барлык уенчылар залга үтәләр. Алып баручы килгән җанатарларны, жюри һәм уенда катнашучыларны сәламли, аларга уңыш елмаюын тели һәм Кече Олимпия уеннарын ачык дип игълан итә. Барысын да горур ялгызлыкта гына күзәтеп торган Зевс сүз ала. Ул үзенең Олимпия уеннарына нинди катнашы булуын аңлата, шулай ук һөкемдарлардан, уенчылардан хәрәмләшмәскә, гадел булырга сүз ала.
Символик рәвештә уенчылар ике командага бүленеп, Олимпиянең туган ягы хөрмәтенә "Греция" һәм 2014 нче елда кышкы олимпиада булу уңаеннан "Россия" исемнәрен алып, ярышка чыктылар. Ике команда да ныклы әзерлек белән килгән иде, шуңа да беренчелек өчен көчле көрәш башланды. Физкультура укытучылары Шиһапова Рәмилә һәм Сәгыйрова Ландыш апалары балалар өчен мавыктыргыч уен һәм эстафета төрләре әзерләгәннәр иде. Ниләр генә эшләмәделәр укучылар: Олимпия уты кабыздылар, уеннарның символы булган биш боҗраны җыйдылар, "ат чабышы" үткәрделәр, "диск" бәреп карадылар. Җанатарлар да тик томадылар, үз уенчылары өчен көч бирә-бирә тавышлары карлыкты. Шулай итеп Кече Олимпия уеннары ахырына якынлашты. Ә җиңүче булып Греция командасы чыкты. Зевс барлык катнашучыларга да үз кулы белән истәлекле бүләкләр тапшырып чыкты һәм сәламәт яшәү рәвешен дәвам итәргә киңәш бирде.
К списку новостей