• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1
Телефон: +7(843)-963-72-76
E-Mail: tuimetkino@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ
Руководитель: Шарифуллина Разиля Валиахметовна
Год основания учреждения: 1984
У нас учатся: 22 ученика
У нас учат: 12 учителей

Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"

Җыелышлар дәвам итә.

Опубликовано: 23.11.2012

Икенче чирек башыннан ук Туймәт мәктәбендә ата-аналар җыелышлары үткәрелә башлады. 4 нче сыйныфта җыелышның темасы "Балаларның һәм ата-аналарның хокуклары һәм бурычлары" дип исемләнгән иде. Сыйныф җитәкчесе Кәримова Наилә Әнәс кызы үзенең докладында белем алуга кагылышлы хокуклар һәм бурычларга киң тукталды. Балаларның белемгә хокукын тормышка ашыру өчен мәктәп эшчәнлегенең генә тиешле дәрәҗәдә оештырылуы җитми, ә әти-әниләрнең өйдә дөрес шартлар тудыруы да бик мөһим. Үз баласына әти-әни салкын карашта булса, өй эше эшләвен, буш вакытны ничек уздыруын контрольдә тотмаса, укытучының мәктәптә куйган көче чын мәгънәсендә юкка чыга. Мондый күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен Кәримова Наилә профилактик максаттан ата-аналар белән җитди әңгәмә оештырды.

Ә 9 нчы сыйныфның ата-аналарын бөтенләй башка мәсьәләләр борчый. Быелгы уку елында 9-лар чыгарылыш сыйныфы, язын имтихан бирәселәре бар, шуңа да җыелышның темасы: "Алда Дәүләт Йомгаклау имтиханнары. Кайсын сайлыйсы?" - дип исемләнгән иде. Сыйныф җитәкчесе Сафина Кадрия Ильяс кызы әти-әниләрне ел барышында үткәреләчәк мониторинг эшләр графигы, имтихан үткәрү шартлары, укучыларның имтихан вакытындагы булган хокуклары белән, сайлап алу сынауларына кагылышлы сорауларга аңлатма бирде. Шулай ук җыелышта математика укытучысы Вәлиева Ралия белән рус теле укытучысы Гиниятуллина Роза да катнаштылар. Алар үз фәннәренең специфик үзенчәлекләре белән таныштырдылар, әти-әниләрнең сорауларына җавап бирделәр.



К списку новостей