• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1
Телефон: +7(843)-963-72-76
E-Mail: tuimetkino@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ
Руководитель: Шарифуллина Разиля Валиахметовна
Год основания учреждения: 1984
У нас учатся: 22 ученика
У нас учат: 12 учителей

Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"

Гаилә бәйрәме үтте.

Опубликовано: 20.02.2018

Тату гаилә - бәхетле гаилә, ди халкыбыз. Нәрсә соң ул гаилә? Гаилә- һәр кешегә кирәкле җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шул кадәр көчле була. Гаилә ул - җылы учак. Учак янына гаилә әгъзалары җыела. Гаилә нык булса гына, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була . Гаилә - тормыш көзгесе, тормыш нигезе. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар – гаилә көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне санлап, рәнҗетмичә, хөрмәтләп яшәргә кирәк.
Мәктәбебездә гаиләләр белән элемтәне ныгыту, гаиләләрне якынрак белү, бер-берләре белән аралашу, гаиләләрдә татулык, миһербанлык, олыны – олы, кечене – кече итә белү, балаларда әтиләргә, әниләргә карата ихтирам хисе , игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләү, тату гаиләнең рәхәтлеген тоярга, күрергә өйрәтү, гаилә – мәктәп арасындагы дәвамчанлык өзелмәве өстендә эшне дәвам итү максатыннан 7-8 нче сыйныф укучылары һәм  әти-әниләр белән берлектә бәйрәм үтте. Бәйрәм әтиләр белән  укучы ир балалар арасында бутерброд ясау, пазл җыю, шигырь язу, көйне тану, прическа ясау, төймә тагу, бер сүздән берничә яңа сүз ясау, әкият сәхнәләштерү буенча ярыш  формасында узды. Кызлар, әниләр- җанатарлар булдылар, ләкин алар да төрле биремнәр үтәделәр. Бәйрәм күтәренке рухта үтте.
Ата-ана хакы дигән
Кануннар яшәп калсын.
Гаиләләр һичкайчан да
Кыйбласын югалтмасын.


К списку новостей