Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1 |
Телефон: | +7(843)-963-72-76 |
E-Mail: | tuimetkino@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ |
Руководитель: | Шарифуллина Разиля Валиахметовна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 22 ученика |
У нас учат: | 12 учителей |
Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"
Ата-аналар белән берлектә ачык дәрес.
Опубликовано: 17.11.2012Быелгы уку елына 5 нче сыйныфка 5 егет укырга килде. Алар башлангыч сыйныфларда "4"ле һәм "5"ле билгеләренә генә укыдылар, мәктәп тормышында актив эшчәнлек алып баручы укучылар иде. Урта баскычка күчү, яңа укытучыларга өйрәнү, күнегү, социальләшү чорын да алар ярыйсы гына җайлы үткәрделәр. Беренче чиректә алган белемнәрен күрсәтү максатыннан, математика укытучысы Вәлиева Ралия апалары бишләргә әти-әниләре белән берлектә ачык дәрес үткәрде. "Натураль саннарны бүлү" темасы буенча үткән дәрестән балалар гына түгел, кунаклар да бик күп файдалы мәгълүмат алып калдылар. Мәктәп тормышы белән олы буын вәкилләренең дә кызыксынып яшәве шатландыра - бер укучының дәрескә бабасы килгән иде.
Дәрестән соң сыйныф җитәкчесе дә буларак Вәлиева Ралия Сабирҗан кызы ата-аналар җыелышы үткәрде. Анда сыйныфның яраклашу чорын үтүләре, уку-укыту мәсьәләләре каралды.
К списку новостей