Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1 |
Телефон: | +7(843)-963-72-76 |
E-Mail: | tuimetkino@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ |
Руководитель: | Шарифуллина Разиля Валиахметовна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 22 ученика |
У нас учат: | 12 учителей |
Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"
Ата-аналар балалар өчен җаваплы.
Опубликовано: 24.10.2017
Бу атнада 9нчы сыйныф укучыларының чираттан тыш ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта 9нчы сыйныф укучыларының дәресләргә, имтиханнарга әзерлекнең торышы, тәртип, йөреш хакында сүз алып барылды. Чирек дәвамында фән укытучылары тарафыннан имтиханнарга әзерлек алып барылды,шул ук вакытта алган белемнәренә нәтиҗә чыгарыр өчен сынап карау имтиханнары да алынды.Нәтиҗәләр әлегә шатландырмый.Шуның өчен дә фән укытучылары, мәктәбебезнең уку-тәрбия эше буенча директор урынбасары Роза Габдрәшит кызы, сыйныф җитәкчесе ата-аналарны балаларына карата игътибарлы, таләпчән булуларын , көндәлек режимны төгәл үтәүләрен контрольгә алуларын сорап мөрәҗәгать иттеләр, ата-аналар дәресләргә чакырылдылар. Интернет челтәрләреннән дөрес һәм тиешенчә файдалануны контрольгә алу да ата-аналарга йөкләнде. Укытучы- укучы- ата-ана эзлеклелеге сакланганда гына без яхшы нәтиҗәләргә ирешә алабыз. Ата-аналар җыелышында менә шундый таләпләр, бурыч һәм максатлар куелды.Ә инде аларны тиешенчә үтәү өчен барыбызга да тырышырга кирәк.
К списку новостей