Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1 |
Телефон: | +7(843)-963-72-76 |
E-Mail: | tuimetkino@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ |
Руководитель: | Шарифуллина Разиля Валиахметовна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 22 ученика |
У нас учат: | 12 учителей |
Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"
Бәйрәм хөрмәтенә концерт.
Опубликовано: 06.10.2017
Укытучылар бәйрәме Туймәт мәктәбе өчен аеруча зур бәйрәмнәрдән санала. Укучылар укуда ничек тырыш булсалар, бәйрәмнәр оештыруда да бик актив катнашалар . Әлеге чарада бер генә укучының да якта каласы килмәде, һәрберсенең йөзе шатлыктан балкый, бит очлары дулкынланудан кызарып ук чыккан.
Чыннан да, бу көн бик җаваплы көн бит ул!
Туймәт мәктәбендә ару-талуны белмәс, белемнәрен генә түгел йөрәкләрен дә яраткан укучыларына бирергә әзер торучы , мәрхәмәтле,шәфкатьле һәм дә инде иң матур,иң ягымлы укытучыларыбыз армый-талмый белем һәм тәрбия бирә.
Кадерлеләребез!
Бәйрәмеңдә кабул итсәң иде
Чын йөрәктән чыккан сүзләрне.
Укытучым, син бит белем биреп
Ачтың безнең сукыр күзләрне.
Син лаеклы, газиз укытучым
Рәхмәтләрнең иң-иң җылысына.
Син лаеклы, газиз укытучым
Хөрмәтләрнең иң-иң олысына.
Синсез булмас иде пешекче дә
Табип, галим, герой-космонавт та.
һич оялмас килеп синең алда
Баш ияргә, хәтта президент та.
К списку новостей