Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1 |
Телефон: | +7(843)-963-72-76 |
E-Mail: | tuimetkino@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ |
Руководитель: | Шарифуллина Разиля Валиахметовна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 22 ученика |
У нас учат: | 12 учителей |
Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"
“Без бергә - бәйрәм”
Опубликовано: 13.02.2017
Бүген иртәдән бирле мәктәбебез умарта күчедәй гөжләп торды. Чөнки бездә бүген бәйрәм – “Без бергә” республика балалар иҗаты фестивале конкурсының мәктәп туры: кемдер элгечләре белән күлмәк – костюмнарын күтәргән, кемдер аппаратура көйләү мәшәкатен үз өстенә алган, кемдер шыпырт кына җыр көйләп йөри, ә кайсыдыр бию элементларын күңеленнән барлый – беркем дә буш түгел, һәркем ни белән дә булса мәшгуль.
Менә, ниһаять, сәгать өчне сукты. Һәм укучыларны сәнгать дөньясы каршы алды. Әнә нинди сәләтлеләр бит алар: моңлы җыр сузу дисеңме, тыпыр – тыпыр биюме, күмәк номерларда катнашумы, алып бару осталыгын күрсәтүме – бар да була безнең укучыларыбыздан. Алардан да ныграк кайгырып утыручы сыйныф җитәкчеләренә дә зур рәхмәт. Ә иң кыены – жюри әгъзаларына, билгеле. Шулкадәр номерлар арасыннан иң – иңнәрен аерып алу бик җиңелләрдән түгел шул. Тик чыгыш ясаучыларның берсе дә якта калмады, билгеләп үтелде, номинацияләр билгеләнде.
Барлык катнашучыларга, оештыручыларга администрация исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез. Алда – яңа үрләрдә - җиңүләр телибез!
К списку новостей