Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1 |
Телефон: | +7(843)-963-72-76 |
E-Mail: | tuimetkino@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ |
Руководитель: | Шарифуллина Разиля Валиахметовна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 22 ученика |
У нас учат: | 12 учителей |
Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"
Мин кулыма китап алам...
Опубликовано: 28.01.2017
Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапсыз халык - тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән.
Китапханә ул бик күп мәгълүмат, тарихи ядкарьләр, аң-белем, мәгърифәт тупланган йорт. Үзенә бик күп серләр туплаган китап киштәләре китапханәләрдә генә була. Чөнки меңләгән, миллионлап чыга торган китапларның барысын да шәхси китапханәләргә җыю мөмкин түгел, шуның өчен белемгә омтылган һәр кеше җәмәгать китапханәләренә юнәлә.
Балаларны кечкенәдән китап укудан ямь табарга өйрәтү - башлангыч сыйныф укытучысының төп бурычы булып тора. Шушы максаттан 4 сыйныф укучылары җитәкче апалары белән берлектә авыл китапханәсенә экскурсиягә бардылар һәм “Мин кулыма китап алам” дигән темага класс сәгате уздырдылар. Китапханәче Наҗия Галимова укучыларны яңа кайткан китаплар белән таныштырды. Бу китаплардан сайлап алып шигырьләр, әкиятләр уку балаларга аеруча ошады. Соңыннан балалар китапханәдән үзләре теләгән китапларны сайлап алдылар, ә укыган китапларын тапшырдылар. Китаплар дөньясына сәяхәтне мавыктыргыч һәм кызыклы итеп оештыруы өчен укытучылар һәм укучылар Наҗия Мөхәррәм кызына рәхмәтләрен җиткерделәр.
К списку новостей