• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1
Телефон: +7(843)-963-72-76
E-Mail: tuimetkino@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ
Руководитель: Шарифуллина Разиля Валиахметовна
Год основания учреждения: 1984
У нас учатся: 22 ученика
У нас учат: 12 учителей

Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"

«Ел укытучысы-2017” конкурсында.

Опубликовано: 19.01.2017

  “Ел укытучысы – 2017” конкурсы кысаларында 19 гыйнвар көнне Туймәт төп белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сафина Кадрия Ильяс кызы Чирмешән лицееның 5нче сыйныфында  “Татар әдәбиятында мәсәл жанры” темасына әдәбият дәресе үткәрде. Дәрес бик кызыклы, мавыктыргыч итеп оештырылган иде. 5нче сыйныфларга кунакка  “ТНВ” каналының “Күчтәнәч” тапшыруыннан Дәү әни “килгән иде”. Билгеле, Дәү әни күчтәнәчсез генә килми бит инде. “Тычкан һәм сыр” дип исемләнгән мультфильм аша Кадрия Ильяс кызы балаларны сиздерми генә мәсәлләр дөньясына алып кереп китте. Укучылар тарафыннан яттан мәсәлләр дә сөйләнде, һәрберсенә бик актив рәвештә нәтиҗә дә чыгарып барылды, төркемнәрдә эш оештырылып, өч мәсәлне сәхнәләштерергә дә өлгерде балалар. Парларда эшләтеп, үткән дәрес темасын камилләштерергә дә онытмады укытучы. Ә аннары китап белән эш булды. Дәреслектә бирелгән ике мәсәлне укып, сүзлек өстендә эш оештырылды, ике әсәрнең охшаш һәм аермалы якларын да бергәләп уйлаштылар укучылар. Тактада һәм дәфтәрләрдә мәсәл жанрының моделе дә төзелде. Рус һәм татар әдәбиятларында мәсәл жанры авторлары да аталды, портретлары күздән кичерелде. Гомумән, дәреснең бер генә минуты да заяга үтмәде укытучының: тормышка бәйләп алып барылды. Балалар дәрестә бик актив булдылар, бер генә бала да якта калмады, эшсез ялыгып утырмады.
   Коллегабыз  Кадрия Ильяс кызы Сафинаның  алга таба да яңа үрләр яулавын, иҗади уңышларга ирешүен телибез.


К списку новостей