• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1
Телефон: +7(843)-963-72-76
E-Mail: tuimetkino@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ
Руководитель: Шарифуллина Разиля Валиахметовна
Год основания учреждения: 1984
У нас учатся: 22 ученика
У нас учат: 12 учителей

Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"

“Сөннәтче бабай” кабат сәхнәдә.

Опубликовано: 02.12.2016

    Гаяз Исхакый атаклы хикәяче, романчы, драматург, публицист, журналист, милли сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, татар әдәбияты классигы. Тукай кебек,  яңа чор татар әдәбиятына проза һәм драматургиядә гаять зур өлеш керткән әдип.
Гаяз Исхакый үз әсәрләрендә укучының игътибарын халыкның милли яшәешенә, күркәм гореф – гадәтләренә, милли йолаларына, нәсел – нәсәбәсенә, борынгы тамырларына юнәлтә. Иң гадәти авыл карты көнкүрешен, гомер юлын сурәтләгән зур булмаган гади бер "Сөннәтче бабай” хикәясендә автор татар халкының иң түбән катлауларында да гөрләп чәчәк аткан, олы киеренкелегенә җиткән рухи гүзәллек - әхлакый пакьлекне, көндәлек гадилектә, әмма тетрәндерерлек киеренкелектә сурәтли, гәүдәләндерә алган. 

Авылда "Сөннәтче бабай”исеме белән мәгълүм булган Корбанколый карт гомер сөрә. Аның яшен белгән кеше юк. Яше югалган кебек, картның исеме дә югалган. Һәммәсе аны Сөннәтче бабай дип йөртәләр. Бу картның үзе өчен бик тә кадерле булган өч әйбере була, шулар арасында иң изгесе – Мең дә өч йөз ел буена буыннан буынга тапшырылып килгән "Сәлман Фарси пәкесе”. Ислам диненең символы. Картның төп шөгыле – балаларны сөннәткә утырту. Әнә шуның аша ул тормышта үз урынын тота. Сөннәт пычагы булса да, ул ярлы, әмма рухи яктан бай, тормыш аны бөкрәйтсә дә, сындыра алмаган.Бу пычакта үткәннәрнең, ислам диненең, татар халкының яшәеш мохиты чагылыш тапкан. Әлеге сөннәт пычагына ия булу белән карт чиксез горурлана. Картның күңеле дә әнә шул җансыз әйбер белән бергә кушылган,  матдиләшкән бербөтен тормышка әверелгән.Үзенә бер үзенчәлекле дөньяны хәтерләткән шушы яшәешне Г. Исхакый төрле яклап һәм шактый тәфсилләп сурәтли. 
Туймәт төп мәктәбе коллективы Минзәлә драма театры артистларына олы рәхмәтен белдерә,   иҗади уңышлар тели.


К списку новостей