• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1
Телефон: +7(843)-963-72-76
E-Mail: tuimetkino@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ
Руководитель: Шарифуллина Разиля Валиахметовна
Год основания учреждения: 1984
У нас учатся: 22 ученика
У нас учат: 12 учителей

Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"

Истәлекле бүләк.

Опубликовано: 14.06.2016

Туймәт авылы  күренекле шәхесләре белән дан тота. Шундый  шәхесләребезнең берсе- Шәфигуллин Әхмәдулла  Шәфигулла улы.Профессор, күренекле галимнең туганнары  һәм  гаилә дуслары бүгенгесе көндә дә  Яңа Кади (Утыз Имәни) авылында яшәп гомер итәләр. Шундыйлардан ветеран  укытучы, “аяклы тарих” Исхакова  Рокыя апа - Әхмәдулла  Шәфигуллинны якыннан белгән, кара –каршы очрашып  сөйләшкән, Әхмәдулла  Шәфигуллиннан үз куллары белән истәлекле бүләк алган  жанлы  һәм  үтә мәгълүматлы шәхес.Чая, Лашман авылы  кызы  Рокыя  Суфиян мулла гаиләсенә  килен булып төшә. Суфиян  ага  укымышлы һәм  акыллы кеше була. Әхмәдулла  Шәфигуллин  бертуган апасы Миңкамалның  хәлен белергә Яңа Кадига кунакка килгәч,Суфиян аганы  күрмичә китмәгән. Икесе дә  укымышлы, гыйлем  кешеләрнең сөйләшер сүзләре күп булган. Сүз уңаеннан, Суфиян  ага заманында Казанга  Габдулла Тукайны күрергә барган. Максатына ирешкән.Тукайны күреп кенә калмаган, ә Казан урамында бөек шагыйрь белән  бергә “Азатлык! Азатлык!” – дип,кычкырып та йөргән. Исхаковлар килене булуы белән горурланып, тормыш иптәше Азатка (мәрхүм) гомере  буе рәхмәтле булып яшәгән Рокыя апа.1963 нче елда  яшь  парлар яңа өй өлгертеп керәләр.Яңа нигезне котлап,чираттагы кайтуында Әхмәдулла  Шәфигуллин  кыйммәтле бүләк,фарфор тәлинкәләр җыелмасы бүләк итә.Дөрес, тәлинкәләрнең барысы да  бүгенгесе көнгә кадәр сакланмаган. Иң зурысы,иң матуры сакланган. Шушы  истәлекле бүләкне Рокыя Исхакова  үз куллары белән Туймәт төп белем мәктәбе  музеена  тапшырды. Авылдашыбыз, күренекле галимнең  бүләге мәктәбебез музееның иң кадерле экспонатларының берсе булыр.
Рокыя Исхаковага  олыгайган  көннәрендә тән саулыгы, җан тынычлыгы телибез, олы рәхмәтләребезне әйтәбез.


К списку новостей