Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1 |
Телефон: | +7(843)-963-72-76 |
E-Mail: | tuimetkino@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ |
Руководитель: | Шарифуллина Разиля Валиахметовна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 22 ученика |
У нас учат: | 12 учителей |
Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"
Яңа Кырлай авылына экскурсия.
Опубликовано: 29.05.2016
Шатлыклы да шул ук вакытта дулкынландыргыч та бүгенге көн. Бүген без, бер төркем укучылар, укытучылар, әти-әниләр изге сәфәргә кузгалдык. Исәбебез, Арча районы Яңа Кырлай авылы саклаган Тукай эзләре буйлап йөреп кайту иде. Чынлап та, ниятебез изге икәнен табигать тә сизде булса кирәк: җәйге җылы яңгырдан соң ялт итеп кояш та чыкты.
Яңа Кырлай – Тукайның үзе кебек, яшь, матур, төзек, чиста авыл. Иң беренче эш итеп, без Г.Тукайның Кырлайдагы музей-комплексына юл тоттык. Биредә безне күптән көтелгән кунакларны каршылаган кебек, ачык йөз белән каршы алдылар. Тукайның балачагына, үткәненә кагылышлы тарих битләре буйлап сәяхәт иттек. Әйтерсең лә бәләкәй Апуш бүген үзе безнең арада басып тора! Шундый матур хәтирәләр! Китаптан шагыйрьнең тормышы белән танышу бернәрсә булса, үз күзләрең белән күрү – бөтенләй башка икән! Баксаң, безнең бөек Тукаебыз-гап-гади Тукай икән ләбаса!
Аннан безне Сәгъди абзыйлар йортына, ягъни Тукайча иттереп әйтсәк: ”Беренче тапкыр күзем ачылган йорт”ка юл тоттык. Тын да алырга куркып торабыз... Апуш, бәләкәй Апуш... Биредә бит синең үксез, шул ук вакытта хәсрәтсез балачагың үткән. Сәгъди абзыйлар өе бүген дә мичле, сәкеле. Кызыл ашъяулыгын җәеп, сагынып-саргаеп Тукаен көтә кебек.
Менә шундый кыйммәтле рухи азык белән кайттык без . Шушы изге эшне оештырганнары өчен, без Туймәт мәктәбе укучылары, Чирмешән лицее укытучыларына, әти-әниләргә бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
К списку новостей