• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1
Телефон: +7(843)-963-72-76
E-Mail: tuimetkino@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ
Руководитель: Шарифуллина Разиля Валиахметовна
Год основания учреждения: 1984
У нас учатся: 22 ученика
У нас учат: 12 учителей

Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"

"Гаилә почмагы" стенды яңартылды.

Опубликовано: 14.05.2016

«Укытучы – укучы – ата-ана». Менә шушы бәйләнешне истә тотып, Туймәт төп белем  мәктәбе укытучылары бик күп кенә нәтиҗәле эшләр алып бара. Гаилә тәрбиясенең әһәмияте елдан ел арта бара. Ул балага гаять зур йогынты ясый. Ә мәктәп үз чиратында аның уңай йогынтысын педагогик яктан баетырга, максатчанрак итәргә һәм көчәйтергә тырыша. Болай эшләү һичшиксез гаиләне мәктәпкә якынайта. Мәктәбебездә укыту-тәрбия эшләре әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә алып барыла. Авыл мәктәбендә эшләүче сыйныф җитәкчесе һәр укучының ата-анасы, гаиләсенең яшәү шартлары белән яхшы таныш.  Гаилә ныклыгын, өлкән буын белән мөнәсәбәтләрне чагылдыручы гаилә бәйрәмнәре традициягә кереп китте. “Әти-әни һәм мин - спорт сөюче гаилә”, «Туган телемдә сөйләшәм тату гаиләмдә»   кичәләре ярдәмендә мәктәбебез укытучылары үз алларына гаилә белән мәктәп арасында урнашкан элемтәне тагын да ныгыту бурычын куйды. Сыйныф җитәкчеләренең ата-аналар белән үзара нәтиҗәле хезмәттәшлеге укучының дөньяга карашын, шәхси сыйфатларын, ихтыяҗ–зәвыкларын формалаштыруда уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирер дип уйлыйбыз. Шушы ук максатлардан чыгып мәктәп диварында “Гаилә почмагы” стендында үрнәк гаиләләр турында мәгълүмат бирелеп барыла. Халыкара Гаилә көне уңаеннан бу көннәрдә әлеге стенд тагын яңартылды. Укытучылар белән берлектә укучылар үзләренең һәм иптәшләренең гаилә уңышлары белән таныштылар.  


К списку новостей