• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1
Телефон: +7(843)-963-72-76
E-Mail: tuimetkino@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ
Руководитель: Шарифуллина Разиля Валиахметовна
Год основания учреждения: 1984
У нас учатся: 22 ученика
У нас учат: 12 учителей

Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"

Муса Җәлилнең тууына 110 ел.

Опубликовано: 15.02.2016

         ...Сынаулары белән сыный тормыш,
          Моабитлар аша үткәрә...
          Рух вә җаны көчле булганнарны
          Йолдыз итеп күккә күтәрә!
                                      (Шаһинур Әхмәтсафа)
Оренбург далаларында, Нит елгасы Саелмышка кушылган урында Мостафа исемле әллә ни зур булмаган татар авылы бар. Шушы авылда 1906 нчы елның 15 нче февралендә урта хәлле крестьян Мостафа Җәлилов гаиләсендә алтынчы бала туа. Аңа Муса дип исем кушалар.
Үзенең геройларча батырлыгы,тарихның явыз кара көчләренә каршы сугыштагы үлемсез үлеме белән дә мәңгеләштерә алганнар хисапсыз. Шулар арасында татар халкының каһарман ула патриот-шагыйрь Муса Мостафа улы Җәлилов та бар. Аның тууына бу елны 110 тулды. Шагыйрьнең чиксез батырлыгына соклануыбыз, хөрмәтебез  көннән-көн арта гына бара.
Бүген исә без, Туймәт төп мәктәбе укучылары һәм укытучылар коллективы, Муса Җәлил аның тормыш юлы һәм иҗат эшчәнлеге аша искә алу кичәсе үткәрдек. Башлангыч сыйныф укучылары ,сәнгатьле итеп, Җәлилнең балалар өчен язылган шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар. Югары сыйныф укучылары тормыш юлы,  сугыш кырында  һәм тоткынлыктагы батырлыклары  турында  язылган әсәрләрне  яттан сөйләделәр.  “Әдәби хәзинә” тапшыруы  да Мусаның кабатланмас  шәхес, кызы Чулпанның яраткан әтисе, хатыны  Әминә ханымның сөекле тормыш иптәше, татар халкының каһарман улы икәнен тагын бер кат раслады.
Үлгәндә дә йөрәк туры калыр 
Шигыремдәге изге антына.
Бар җырымны илгә багышладым, 
Гомеремне дә бирәм халкыма.


К списку новостей