• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Черемшанская средняя общеобразовательная школа №1 имени Петра Семеновича Курасанова» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423100, Республика Татарстан, Черемшанский муниципальный район, с. Черемшан, ул. Советская, д. 46
Телефон: +7(843)-962-57-35
E-Mail: sch1.cheremshan@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Черемшанская СОШ №1 им. П. С. Курасанова"
Руководитель: Юрина Наталья Васильевна
Год основания учреждения: 1862
У нас учатся: 327 обучающихся, 5 воспитанников
У нас учат: 38 педагогов, 1 воспитатель.

Новости школы №1

Кичер безне, Исхакый...(Гаяз Исхакыйның тууына 135 ел тулу уңаеннан үткәрелгән чара).

Опубликовано: 07.04.2013

       "Ул  милләтебезне уяткан, күтәргән кеше; ул безне телле иткән кеше; ул безнең өчен кыен­лыклар чиккән, безне бер көлдергән, бер егълаткан кеше".

Г. Тукай.

Бөек шагыйребезнең бу бәяләмәсен укыганнан соң, әдәбияттән купмедер хәбәрдар кеше сүзнең кем турында барганын аңлагандыр, дип уйлыйм. Әйе, бу шәхеснең бөеклеген, иҗаты­ның ни дәрәҗәдә югарылыгын раслап, Галимҗан Ибраһимов та: "Әдәбият мәйданында хәзер иң шәүкәт илә вә иң бөек урында реалист Гаяз әфәнде тора. Бу мөхтәрәм зат татар әдәбиятенә башлап реализм кертүче иде", - дип язган. 

Татар халкының азатлыгы, мөс­тәкыйльлеге һәм сафлыгы өчен үзен аямыйча көрәшкән якташым-авылдашым Гаяз Исхакыйның тууына 135 ел тулды. Шул уңайдан Чирмешән муниципаль районы хакимияте, Лашман урта гомумбелем мәктәбе укытучылары һәм укучылары, район мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрлә­ре белән берлектә, Лашман урта мәктәбендә зур чара оештырылды. Бәйрәмдә муниципаль районнар берлеге рәисе Шакиров Минсәгыйт Закир улы, районыбыз башлыгы Хәмидуллин Нурхәмәт Нурулла улы, район башкарма комитеты җитәкчесе Сабиров Наил Гаяз улы, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Хәкимов Хәмәткамил Шамил улы һәм башка оешма җитәкчеләре, әдипнең туганнары район  татар теле укытучылары, укычылары катнашты. Бәйрәм кичәсендә чыгышлар матур-матур җырлар, биюләр, шигырьләр һәм Г.Исха­кыйның татар теле укытучылары, укучы балалар сәхнәләштергән әсәрләреннән өзекләр белән үрелеп барды. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты Лена Гайнанова чыгышын да халык яратып кабул итте. Галимә тәкъдим иткән фотосурәтләр, әдипнең тавышы язылган аудиотасма бар кешедә кызыксыну уятты. Бәйрәм бик күңелле үтте. Бәйрәм барышында Гаяз Исхакыйның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган фәнни-гамәли эшләр бәйгесендә катнашучыларны билгеләп үттеләр. Мәктәбебезнең татар теле укытучылары Сөнгатуллина Г.Г., Шәрифуллина Э.Ә., Сөләйманова Ә.В., Мөгыйзова Р.С., Исмәгыйлова Н.Ә., Сәхәбиева Г.И., 9 сыйныф укучылары Гатауллина А., Гибадуллина Д., 10 сыйныф укучылары Галимова Р., Мәссарова А. Оештыру комитетының Грамоталары һәм истәлекле бүләк - Гаяз Исхакыйның 5нче томы белән бүләкләнделәр. Чын күңелдән котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез!  Әдипнең әсәрләрен һәр кеше күңелендә ирексездән  үз теленә, үз милләтенә, үз диненә соклану теләге  уяна. Гаяз Исхакый – бөек әдип.Ул үз каләме белән көчле! Гаяз Исхакый безгә еллар үтеп тә югалмас, алтыннарга тиң зур мирас калдыра.

 


Источник: ЧерСОШ№1

К списку новостей